Бөгелмә авазы

Бюджет үтәлеше турында

2 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсен үткәрде. Анда агымдагы елның 9 аенда Татарстанның консолидацияләнгән бюджет үтәлеше һәм республика финанслар, казначылык һәм салым органнары бурычлары турында фикер алыштылар. Киңәшмә алдыннан, иң башлап, Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән видеоконференция...

2 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча финанс, казначылык һәм салым органнары киңәшмәсен үткәрде. Анда агымдагы елның 9 аенда Татарстанның консолидацияләнгән бюджет үтәлеше һәм республика финанслар, казначылык һәм салым органнары бурычлары турында фикер алыштылар.
Киңәшмә алдыннан, иң башлап, Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән видеоконференция эшендә катнашучылар "Шарм-әл-Шәйх - Петербург" авиарейсында һәлак булган пассажирларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Татарстанның тулаем төбәк продукты узган елгы шушы ук вакыттагының 99,8 процентын тәшкил итә, сәнәгать җитештерүе индексы - 99,5 процент, ваклап сату әйләнеше 12,7 проценттан да күбрәккә кимегән. Рөстәм Миңнеханов, киңәшмәне ачып, шундый мәгълүматлар бирде.
Чыгышлардан күренгәнчә, гыйнвар - сентябрь айларында республиканың консолидацияләнгән бюджетына 154,2 миллиард сум салым һәм салым булмаган керем кергән, үсеш 20 миллиард сумнан артып киткән. Агымдагы елның 9 аенда республиканың консолидацияләнгән бюджетына исә 179,1 миллиард сум акча кергән.
"Икътисад үсеше акрынайган катлаулы шартларда беренчел бурыч - керемнең уңай динамикасын саклап калу һәм еллык бюджет үтәлешен тәэмин итү, мөмкинлекләрне һәм резервларны яңадан барлау", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Әлфия МОСТАФИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: