Бөгелмә авазы

Бюджет өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыгучылар өчен 2017 елда да өстәмә түләүләр каралган

Бюджет өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыгучыларга 2007 елдан алып өстәмә түләүләр каралган. Әлеге түләүләр 2017 ел бюджетында да исәпкә алынган. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының 22 нче утырышында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, республикада шундый 15006 кеше исәпләнә. Алар 2017 елда да дәүләт тарафыннан өстәмә...

Бюджет өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыгучыларга 2007 елдан алып өстәмә түләүләр каралган. Әлеге түләүләр 2017 ел бюджетында да исәпкә алынган.

Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының 22 нче утырышында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, республикада шундый 15006 кеше исәпләнә. Алар 2017 елда да дәүләт тарафыннан өстәмә түләүләр алачак.

"Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: