Бөгелмә авазы

Бәйрәмнән соң уйлану

Районыбыз авылларында һәм Бөгелмәдә милли бәйрәмебез Сабан туе узып та китте. Әйе, ел әйләнәсенә дулкынланып көтеп ала аны халкыбыз. Шуңа күрә әлеге бәйрәмнең ничек узуы аеруча зур әһәмияткә ия дияргә кирәк. Сүз дә юк, киң колачлы итеп үткәрелә торган бәйрәмгә ныклы әзерлек эшләре сорала. Шуңа күрә, беренче карашка, кечкенә нәрсә...

Районыбыз авылларында һәм Бөгелмәдә милли бәйрәмебез Сабан туе узып та китте. Әйе, ел әйләнәсенә дулкынланып көтеп ала аны халкыбыз. Шуңа күрә әлеге бәйрәмнең ничек узуы аеруча зур әһәмияткә ия дияргә кирәк.

Сүз дә юк, киң колачлы итеп үткәрелә торган бәйрәмгә ныклы әзерлек эшләре сорала. Шуңа күрә, беренче карашка, кечкенә нәрсә кебек тоелган әйберләр дә мөһим роль уйный, гомумән, Сабан туена әзерләнгәндә аларның һәммәсен искә алырга кирәк...

Вәгъдә иткәнчә, милли бәйрәмебездә күзгә ташланган җитешсезлекләр турында да әйтеп үтәргә кирәктер, уңай яклары турында инде сөйләнелде.

Бизәлеше

Бөгелмәдә Сабан туе 4 июнь көнне үткәрелде. Гадәттә, халыкның төп өлеше мәйданга Әлмәткә чыгып китә торган юлдан килә. Башка елларда шушы керү юлында, милли бәйрәмебезгә ямь өстәп, төрле язмалар эленә иде. Анда бәйрәм турында мәшһүр язучыларыбызның, галимнәрнең фикерләре урын алып, килгән халык та аларны укып хозурлана иде. Быел әлеге хәл күзәтелмәде. Матди чыгымнар сорый шул диярсез күпләрегез, әмма әзер язмалар бар бит инде, аларны элеп кую җаен гына карарга кирәк иде.

Уеннар

Тантаналы ачылыштан соң төрле уеннар башланды. Тик, нишләптер, алар үзәк мәйдан эчендә түгел, ә читтә оештырылган иде. Югыйсә, мәйдан иркен, зур, анда барлык уеннарны да үткәреп була. Шулай эшләгәндә, тамашачы рәхәтләнеп, төрле уеннарны күзәтә, теләгәндә, үзе дә чыгып катнаша алыр иде. Әлеге уеннарның бер мәйданда туплануы, бер учта җыелуы мәсьәләсе инде берничә ел рәттән күтәрелүгә карамастан, уңай хәл ителмәде әле.

Ат чабышлары

Ат чабышлары Сабан туеның аерым бер бизәге булып тора. Бүгенге көндә, адәм баласы торган саен табигатьтән, тереклек дөньясыннан читләшеп барган бер заманда, бәйрәмдә әлеге тугры җан ияләрен, кешенең гомер-гомергә юлдашы булган атларны карау өчен махсус килүчеләр дә бар. Атлар ике төркемдә узышты: юртаклар һәм җайдаклар. Юртаклар узышында хәвеф-хәтәр булмаса, җайдаклар чабышында бер ат дулап китеп, җайдагы егылып төште, хуҗасыз калган ат трассадан чабып чыгып, бер ханымны бәреп китте, ул хастаханәгә эләккән. Әлеге хәл махсус комиссия тарафыннан тикшерелде, киләсе елда мондый хилафлыклар булмас дип ышанасы килә.

"Татар көрәше татарча түгел!"

Әйе, көрәш караган тамашачылар арасында милли көрәшнең асылы үзгәргәнне, ягъни аның тиешле кагыйдәләр нигезендә үткәрелмәгәнне күрү үзе көрәшеп карамаган кешегә дә аермачык иде. Әлеге хәл бигрәк тә аксакал көрәшчеләребезне нык борчый булып чыкты. Шуңа күрә көрәш турында тулырак итеп сөйләшик әле.

Хәтерлисездер, илебезгә каршы икътисади санкцияләр игълан ителгәч, импорт товарларга алмашка үзебезнекеләр киләчәк дип шапырынган иделәр, ягъни бар нәрсә дә үзебезнеке буласы икән! Шул чакта күңелгә бер хыялый уй да кереп алган иде: бәлки татар көрәше дә шушы шаукымга эләгеп үсәр чак җиткәндер?! Ник дигәндә, түрәләр үзебезнекен үстерәбез дип чаң суга, ләбаса. Хәер, хыял гына булган икән ул. Шул ук чит илдән кергән, исемнәре үк шуны әйтеп торган: грек-рим көрәше (икенче төрле - французныкы дип йөртәләр), дзюдо (японнарныкы) һәм башка халыкларның әллә нинди спорт төрләрен үстереп, шуның белән горурланып ятабыз, ә үзебезнең милли көрәшне күтәрү турында уйлап караган кеше юк. Соңгы вакытта хәтта турнирларда да катнаша алмыйбыз! Түрәләрнең җавабы әзер: "Икътисади кризис, акча юк!"

Менә шундый шартларда Сабан туенда татар көрәше уза. Быел көрәш зурлар арасында дүрт авырлык үлчәвендә үткәрелде: 60, 70, 80 килограмм һәм авыр үлчәүдә. Җирле яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илдар Тәхиятуллинга авырлык категорияләрен үзгәртү кирәклеге турында мөрәҗәгать итеп карасак та, аңлау булмады. Югыйсә, көрәшне 70 килограммлы авырлыктан башлаганда, аннан соң 80, 90 килограммлылар дәвам итсә, авыр үлчәүдә чыгыш ясаучылар көрәше белән йомгаклаганда дөресрәк икәнлеге ап-ачык. Юк, ишетмәделәр. Бу очракта җирле татар-башкорт спорт көрәше федерациясе җитәкчесе дә (Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов) үз сүзен кистереп әйтә алмады. "Нигә кирәк икән соң ул көрәш федерациясе, елына бер мәртәбә үтә торган Сабан туена әзерлек вакытында да үз сүзен әйтә алмагач?!" - дигән тәэсир калды. Нәтиҗәдә нәрсә булды дисезме? Әйе, аерым кемсәләр өчен ясалган авырлык үлчәүләрен кертү нәтиҗәсендә, күп кенә танылган көрәшчеләребез хәзер Сабан туенда катнашмый башлады. Моннан кем отты, кемгә файда?!

60 килограмм авырлык үлчәвендәге көрәшчеләрне кимсетәсем килми, әмма финалга, ягъни хәлиткеч алымнарга чыккач, аларга кызганмыйча карау мөмкин түгел иде: кечкенәләр, нечкә беләклеләр, ач тотканнармыни диярсең... Аннан соң шушы үз авырлык үлчәүләрендә җиңүчеләр бит әле Сабан туеның абсолют батыры дигән исем өчен ярыша. Андыйлар берәү генә булды, 70 килограммлы һәм авыр үлчәүдә. Кайсы җиңде дип уйлыйсыз?

Менә шуларны күреп торган, үзләре заманында мәйдан тоткан аксакалларыбыз: "Татар көрәше татарча түгел!" - дип ачындылар. Ә бит безнең татар көрәше кагыйдәләре бик тә гади: көндәшеңне җирдән күтәреп ал да чиста иттереп аркасына сал, шул гына! Җиңелме, әйе, әйтергә җиңел. Келәмдә шул күзәтелми бүген, көндәшне күтәреп тормыйлар, кырыйга гына әйләндереп җибәрәләр дә бетте шуның белән. Хөкемдарлар - үзеңнеке, син - җиңүче. Хөкемдарлык турында озын итеп язып тормыйм, көрәше булмагач, алары юк та юк инде аның. Өстәвенә, быел ветеран көрәшчеләребезне дә көрәштермәделәр. Буыннар арасында килә торган бәйләнешне өзгән кебек булды бу. Монысына да икътисади кризис гаепле икән! Әйтерсең лә ветеран көрәшчеләребез бүләккә автомобиль сорый. Юк, аларның мәйданга чыгып, билләренә сөлге салып карыйсылары, яшьлекләрен искә аласылары килә. Менә шуны аңларга кирәк...

Бик кызганыч, моннан берничә ел элек Карабаш бистәсендә милли көрәш мәктәбе матур гына эшләп киткән иде. Бүген инде ул мәктәп тә юкка чыгып бара. Шушы көрәш мәктәбенә Карабаш тикле Карабаштан үз тренерыңны таба алма инде?! Бөгелмәдән килеп йөри икән тренер дип аталучы кеше, хәер, урын кирәк булгандыр инде... Бистә җитәкчелеге әлеге мәсьәләдә аек фикер йөртсен, көрәш мәктәбен ничек тә саклап калсын, үз кадрларын үстерсен иде диясе килә.

Мәдәният

Бөгелмә Сабан туеннан соң, кич белән, шәһәребезнең үзәк мәйданында кичке җыен үткәрү күркәм гадәткә әйләнгән иде. Әлеге эш Татар мәдәният үзәге директоры Флюра Шәрипова инициативасы белән башланып китеп, тирә-як районнарыбыздан, хәтта Кытайдан ук килгән һәм һәвәскәр, һәм һөнәри дәрәҗәдәге артистларның җыелу урынына әйләнгән иде. Әлеге чарада катнашырга килгән күрше-күләннәрнең үзләрендә мондый җыенның булмавы турында сөйләгәннәрен ишетү күңелгә бер төрле рәхәт бирә иде. Аларда - юк, бездә бар, ләбаса! Югыйсә, елдан-ел үстерә барып, чарага республика, төбәкара статусы бирү турында кайгыртасы иде дә бит... Ул шул дәрәҗәгә күтәрелгән иде инде. Юк шул, бетте. Булганны бетерү җиңел шул аны, башлап җибәрүе генә, ай-һай, авыр! Әлеге мәсьәләдә мәдәният бүлеге җитәкчелеге ныклап торып уйлансын һәм дөрес нәтиҗәләр ясасын иде дияргә генә кала.

Быелгы Сабан туе шулай үтте, киләсе елда булган хаталар кабатланмасын иде дип ышанасы килә.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: