Бөгелмә авазы

Бәйрәмгә старт бирелде

27 декабрь көнне Бөгелмәнең үзәк мәйданында шәһәребезнең төп чыршысы балкый башлады. Аны, Кыш Бабай һәм Карсылу белән бергәләп, Бөгелмә шәһәре мэры Линар Закиров ачып җибәрде. Төп чыршының утлары салют гөрселдәве, балаларның күңелле көлү авазлары астында кабынды.

Яңа елга багышланган җырлар, боздагы тамаша, бәйрәм рухы - бу кичтә матур итеп бизәлгән мәйданга килүчеләр менә шуны күрделәр һәм рәхәт хисләр кичерделәр.
Шәһәр мэры Л. Закиров бөгелмәләрне ихлас котлады: "Бу бәйрәмне без барыбыз да зарыгып көтәбез. Нәкъ менә Яңа ел - көтү шатлыгы, уңышларга ышану һәм өмет бүләк итә торган бәйрәм ул. Узган ел өчен үз хезмәте һәм мәхәббәте белән шәһәребезнең потенциалын арттырырга, аның алга китешенә булышкан һәрбер бөгелмәлегә рәхмәтемне әйтәсем килә. Яңа елда шәһәребезгә һәм районыбызга - тотрыклылык, ә сезнең һәрберегезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек телим", - диде ул.
Чыршы ачылган көнне мәйданга килгән һәр кеше үз күңеленә хуш килерлек шөгыль таба алды: бөгелмәләрнең кул эшләре һәм районның барлык авыл җирлекләре тарафыннан әзерләнгән пешкән камыр ризыклары күргәзмә-ярминкәләре күпләрне җәлеп итәрлек иде. "Җырлый торган чыршы" флэшмобы җыр сөючеләрне үзенә тартты. Балалар быел махсус яктыртылган кар тауларында мәш килде. Тимераякта шуарга теләүчеләр өчен ике "урам" булдырылып, тимераякларны прокатка алу мөмкинлеге дә бар иде. Ә инде рәссамнарның оста куллары белән эшләнгән сыннар, арка-капкалар күбрәк фото һәм видеокамералар яктысын "тойды".
Озын ялларда бөгелмәләр-гә күңелсезләнеп утырырга туры килмәс: шәһәр учреждениеләрендә, урамнарда төрле чаралар, күңелле ярышлар
оештырылачак.
Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат хезмәте җитәкчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: