Бөгелмә авазы

Быелның соңгы Сабан туе

5 июль көнне Алга авылында районыбыз территориясендәге быелның соңгы Сабан туе узды. Милли бәйрәм Ураза гаетенә туры китереп үткәрелде. Халык өчен бу күркәм оештыруда көнне авыл җирлеге җитәкчеләре һәм Кече Бөгелмә авыл җирлеге советы депутаты Р. Шафиков башлап йөрделәр. Урман аланында узган бу бәйрәмдә Р. Шафикованың данлыклы кул эшләнмәләреннән күргәзмә...

 

5 июль көнне Алга авылында районыбыз территориясендәге быелның соңгы Сабан туе узды. Милли бәйрәм Ураза гаетенә туры китереп үткәрелде. Халык өчен бу күркәм оештыруда көнне авыл җирлеге җитәкчеләре һәм Кече Бөгелмә авыл җирлеге советы депутаты Р. Шафиков башлап йөрделәр.

Урман аланында узган бу бәйрәмдә Р. Шафикованың данлыклы кул эшләнмәләреннән күргәзмә дә, Алгада яшәүче Р.Минһаҗева әзерләгән хуш исле шифалы үләннәрдән пешерелгән чәй эчү бигрәк тә үзенчәлекле булды. Милли уеннар: аркан тарту, көянтә-чиләк белән су ташу, чабата киеп узышу, көрәш һ.б. - берсеннән-берсе мавыктыргыч, кызыклы булды.

Авылның "Иң ямьле ихата" хуҗасы А. Рафиков, иң өлкән кешесе - 92 яшьлек Ф. Нигъмәтуллина да бүләксез калмадылар. Гомкумән, бу көнне бар авылдашлар һәм кунаклар өчен пылау, татлы ризыклар, балаларга тәм-томнар мулдан булды, дип хәбәр итә социаль хезмәткәр Е. Колупаева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: