Бөгелмә авазы

Быел Хаҗ сәфәренә барырга теләүчеләр саны кимегән

Доллар курсы үсү белән бәйле рәвештә, Татарстаннан Хаҗ сәфәренә барырга теләүчеләр саны кимегән. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп узды. "Доллар курсы артуы аркасында, Хаҗга барырга теләүчеләр саны кимеде. Согуд Гарәбстанында барлык бәяләр долларда йөри бит,...

 

Доллар курсы үсү белән бәйле рәвештә, Татарстаннан Хаҗ сәфәренә барырга теләүчеләр саны кимегән. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләп узды.

"Доллар курсы артуы аркасында, Хаҗга барырга теләүчеләр саны кимеде. Согуд Гарәбстанында барлык бәяләр долларда йөри бит, шуңа күрә без аның курсына бәйле. Ажиотаж берничә ел элек кебек түгел", - диде мөфти. Аның әйтүенчә, хаҗиларга уңайлы һәм арзан вариантлар тәкъдим ителә.

Башка төбәкләргә килгәндә, Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтүенчә, узган елда квоталары гел нормадан артык булган Дагыстан да квотасын җыеп бетерә алмаган. "Квота тутыру мәсьәләсе Татарстанга гына түгел, башка төбәкләргә дә кагыла", - диде мөфти.

татар-информ.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: