"Мондый практика Көнбатыш илләрендә күптән кулланыла инде. Бу бигрәк тә зур акчалар белән эш итә торган оешмаларга карый. Хуҗалар бурычка баткан кешене эшкә алып, компания эчендә акча үзләштерү, урлау ихтималына юл куймас өчен үзләренчә шулай сакланалар ", - ди Бюроның директор урынбасары И.Лисянский. Аның сүзләренә караганда, Кредит тарихлары бюросы аша җитәкчеләр бигрәк тә менеджерларны, финансчыларны, сату-алу бүлекләре хезмәткәрләрен тикшерәләр икән.
http://shahrichalli.ru/