Бөгелмә авазы

Укытучыларга – бүләк

2012 елда "Мәгариф" өстенлекле дәүләт проекты кысаларында "Иң яхшы укы-тучылар"ны ачыклау һәм бүләкләү ча-расы дәвам итә. Бөгелмә муниципаль районында 15 мартка кадәр акчалата бүләккә 21 кандидат тәкъдим ителгән иде.

Күптән түгел БМР башкарма комитеты мәгариф идарәсе 2 нче лицейда шул тәкъдимнәр буенча фикер алышулар уздырды. Җыенда ата-аналар, укытучылар җәмгыяте вәкилләре, педагогик хезмәт ветераннары да катнашты.

Телне камилләштерү

Грамотасыз сөйләм һәм әдәпсез сүзләр куллану әдәби телнең бозылуына китерә. Бу хакта күп сөйлиләр, ләкин аз эшләнелә. Бер карасаң, дөрес сөйләүнең бер авырлыгы да юк. Бары тик кайбер чакта әйткән сүзеңнең мәгънәсе турында уйлану гына кирәк.

"Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә А.Латыйфуллина чираттагы "Аралашуда сөйләм этикеты" дип аталган дәрес үткәрде. Балалар, укытучылар белән бергә, дөрес булмаган сүзләрне тикшерделәр, телефоннан сөйләшү, дуслар һәм күршеләр белән очрашу күренешен күрсәттеләр, "Ни өчен без шулай сөйлибез?" дигән викторина сорауларына җавап бирделәр.

Мәчеттә - язгы лагерь

25 мартта Бөгелмә шәһәре үзәк мәчетендә малайлар һәм кызлар өчен язгы лагерь эшли башлады. Балалар анда иртәнге сәгать 10нан 14 сәгатькә кадәр Ислам нигезләрен, Коръәнне һәм дини этика кагыйдәләрен өйрәнәләр. Моннан тыш, саф һавада уйнап, үзләренең сәламәтлекләрен дә ныгыталар.

Лагерь эшчәнлегенең төп максаты -бигрәк тә каникул көннәрендә балаларыбызны наркотик һәм алкоголь кебек афәтләрдән саклау. Мәчет әһелләре фикеренчә, балаларга кечкенә чагыннан ук рухи һәм дини белем бирү бу куркыныч чирләргә каршы көчле корал булып тора.

Бүгенге көндә лагерьга 30га якын бала йөри. Лагерь 30 мартка кадәр эшләячәк.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: