Бөгелмә авазы

Булачак әниләр колагына: Йөклелекнең – үз кризисы

Әни булырга әзерләнү хатын-кызга үз тормышына бөтенләй яңа күзлектән карый башларга этәргеч бирә. Бер яклап, сабый тугач кына хатын-кыз үз тормышының нинди тирән мәгънәле булуын аңлый башлый; ә икенче яклап, хатын-кызның бу чорда психологик халәте дә шактый ук үзгәрә, ул бик сизгер күңеллегә, тиз рәнҗүчәнгә дә әйләнергә мөмкин. Бигрәк тә,...

 

Әни булырга әзерләнү хатын-кызга үз тормышына бөтенләй яңа күзлектән карый башларга этәргеч бирә. Бер яклап, сабый тугач кына хатын-кыз үз тормышының нинди тирән мәгънәле булуын аңлый башлый; ә икенче яклап, хатын-кызның бу чорда психологик халәте дә шактый ук үзгәрә, ул бик сизгер күңеллегә, тиз рәнҗүчәнгә дә әйләнергә мөмкин. Бигрәк тә, катлаулы тормыш шартларына эләгә калса.

Мисал өчен, туачак баланың әтисе белән мөнәсәбәтләр бозылып киткән чак булса, йөклелек чорында ул каршылыкларның тагын да көчәюе, хәтта аралар өзелү чигенә килеп җитүе ихтимал; гаиләдәге матди һәм финанси кыенлыклар, яшьләрнең торыр урыны, даими керем чыганагы юклык та бик тискәре йогынты ясый. Якыннарының мөнәсәбәте кыңгыр булганда да балага узган хатын-кызның йөклелекне өзү турында ашыгыч карар кабул итеп куюбы ихтимал. Ә булачак әни кеше балалыктан чыгар-чыкмас - бик яшь булса, андыйлар арасында үзенең бу яңа халәтеннән куркып калу, туачак баланы карый алмам дигән шиктән, бала пособиесе, ташламалар турында берни белмәүдән дә йөклелекне өзәргә карар кылучылар була.

Шундый икеләнүләр, кыенлыклар каршында калган хатын-кызлар Бөгелмә бала тудыру йортының хатын-кызлар консультациясе бүлегендә 2014 елның июненнән бирле эшләп килә торган Кризислы йөклелек үзәгенә мөрәҗәгать итә алалар. Быел бу үзәк "районара" статусы алды һәм бирегә Бөгелмә хатын-кызлары гына түгел, ә Урыссу, Баулы, Лениногорск шәһәр-районнарында яшәүче булачак әниләр дә мөрәҗәгать итә ала.

Үзәктә ханымнарга социаль яклап та, психологик ярдәм дә күрсәтелә. Баланы имезү мәсьәләләренә кагылышлы консультацияләрне, юрист, социаль хезмәткәр, медицина психологы, акушер-гинеколог киңәшләрен түләүсез алырга була.

Авырлы хатын-кыз спиртлы эчемлек эчүдән, тәмәке тартудан, яисә балага зыян китерерлек яман гадәтләреннән үзе арына алмый икән, кризислы йөклелек үзәгендә андыйлар өчен индивидуаль программа төзелеп, ярдәм тәкъдим ителә. Юрист авырлы һәм бала имезүче ханымнарның хезмәт хокуклары турында аңлатмалар бирә, кирәк очракта юридик ярдәм дә күрсәтә. Социаль белгеч компенсацияләр, пособиеләр турында җентекле аңлатмалар бирә. Квалификацияле психологик ярдәм хатын-кызга килеп туган ситуациягә яңача карарга булыша.

Үзәк эшенең беренче уңай нәтиҗәләре дә бар инде: әле ният итмәгән вакытта авырга узган 17 ханым баласын тудырырга карар кылды. Билгеле, әңгәмәләр аларның үзе белән генә түгел, ә гаилә әгъзалары, якыннары белән дә үткәрелде. Үзәктәгеләр тырышлыгы белән тагын балаларын тудыру йортында калдырып чыккан ике ана нарасыйларны кире алды. Быел Бөгелмәдән билгеле бер яшәү урыны булмаган авырлы ханыма документларны рәсмиләштерүдә, бала пособиеләре алуда ярдәм күрсәтелде.

Кризислы йөклелек үзәгенә мөрәҗәгать итү өчен паспорт, полис, яисә башка төрле документ күрсәтү мәҗбүри түгел. Теләгән кеше аноним консультация дә алып китә ала. Биредә булачак әниләрнең моң-зарын, үтенечләрен тыңларга, проблемаларны бергәләп чишү өчен ярдәм кулы сузарга һәрчак әзерләр. Үзәк хезмәткәрләре бер генә максатны алга куеп эшли: ана - балалы, ә бала әниле булсын.

Үзәкнең адресы: Бөгелмә, Октябрь урамы, 20 нче йорт (поликлиника, 1 нче кат). Белешмәләр өчен телефон: 8 ( 85594) 4-35-59.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: