Бөгелмә авазы

Бу атнада “Керәшен чибәре-2016” ны ачыклыйлар

Бу атнада, ягъни 16 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылында узачак Питрау бәйрәмендә "Керәшен чибәре-2016" конкурсы җиңүчесе билгеле булачак. 17 нче тапкыр үткәреләчәк конкурста Татарстаннан гына түгел, күрше Башкортстан Республикасыннан да катнашучылар бар. Барлыгы 10 кыз көмеш таҗ һәм акчалата бүләк өчен матурлык һәм тапкырлык бәйгесендә ярышыр дип көтелә. "Татар-информ"...

 

Бу атнада, ягъни 16 июль көнне Мамадыш районы Җөри авылында узачак Питрау бәйрәмендә "Керәшен чибәре-2016" конкурсы җиңүчесе билгеле булачак.

17 нче тапкыр үткәреләчәк конкурста Татарстаннан гына түгел, күрше Башкортстан Республикасыннан да катнашучылар бар. Барлыгы 10 кыз көмеш таҗ һәм акчалата бүләк өчен матурлык һәм тапкырлык бәйгесендә ярышыр дип көтелә.

"Татар-информ" МА корреспондына Татарстан керәшеннәр оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, "Туганайлар" газетасы баш мөхәррире Людмила Белоусова хәбәр иткәнчә, Питрауда элек-электән кызлар сайлау гадәте булган. Конкурс та шул йолага нигезләнә. "Бәйгенең сайлап алу туры узды, аннан үткән кызлар белән профессионаллар эшләде. Аларны сәхнәдә матур итеп йөрергә, җырларга-биергә өйрәттек. Бәйгедә төрле төбәкләрдән керәшен кызлары катнаша. Мисал өчен, узган ел Чиләбе өлкәсеннән килгән кыз җиңгән иде", - диде ул.

Оештыручы сүзләренчә, "Керәшен чибәре"ндә катнашучыларның тышкы параметрларына караганда, гореф-гадәтләрне, йолаларны белүләренә, сорауларга дөрес җаваплар бирүләренә, телне яхшы белүләренә игътибар күбрәк ителә. Мисал өчен, быел Чиләбедән катнашырга теләк белдергән кандидат, телне белмәү сәбәпле, конкурска кабул ителмәгән. Людмила Белоусова бәйге татар телендә барачагын да ассызыклады.

Беренче турда кызлар үзләре белән таныштырса, икенче турда туып-үскән районнары, авылларындагы гореф-гадәтләрне, йолаларны күрсәтергә тиеш. Шулай ук кызларны белем ягыннан да тикшерәчәкләр.

"Бәйгедә катнашучылар үзләре өчен бөтенләй икенче дөньяны ача. Әлеге конкурс аша керәшен яшьләре хәрәкәтенә лидерлар таптык. Керәшен чибәрләренең кайберләре "Бермәнчек" ансамблендә чыгыш ясый. "Туганайлар" газетасында 2 журналистыбыз да шул бәйге аша үтте. Конкурс кызларга зур этәргеч бирә", - дип саный Людмила Белоусова.

Конкурста катнашучылар "Иң яхшы биюче", "Иң яхшы җыручы", "Иң матур этник костюм", "Иң сөйкемле кыз". "Иң тәмле телле кыз" һ.б. номинацияләрдә бүләкләнәчәк.

Бәйгедә Яшел Үзән районын яклаячак Татьяна Ефремова конкурста беренче генә тапкыр катнашуын билгеләп үтте. Конкурсант "Туым жондозы" - "Рождественда диплом белән бүләкләнгән. Быел ул урта мәктәпне тәмамлаган, Казан дәүләт консерваториясенә укырга керергә җыена.

"Дусларым, туганнарым катнашып кара дип тәкъдим иттеләр дә, мин үз көчемне сынап карарга булдым. "Керәшен чибәре"ндә 10 нчы гына булып чыгыш ясыйм, шуңа да йолаларны күрсәтеп бетерерләр, тамашачы арыр дип куркам. Әзерлек вакытында күп йолаларны белдем, моңа кадәр белмәгән әйберләр хакында күп мәгълүмат алдым", - диде Татьяна Ефремова. Кокурса үзенең "Каз турау" йоласын күрсәтәчәген дә билгеләп үтте.

"Керәшен чибәре-2016" да быел Башкортстан Республикасы Бакалы районы Үмер авылыннан Юлия Чубараева, Менделеевск районы Иске Гришкино авылыннан Софья Камашева, Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылыннан Анастасия Дементьева, Балык Бистәсе районы Казаклар Чаллысы авылыннан Милена Новикова, Мамадыш шәһәреннән Юлия Дувалова, Кайбыч районы Соравыл (Янсурино) авылыннан Наталия Ямщикова, Мамадыш районы Дүсмәт авылыннан Алиса Исакова, Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылыннан Екатерина Максимова һәм өченче ел "Керәшен чибәре" конкурсында икенче урынны алып, "Мисс Татарстан" республика матурлык конкурсында катнашуга лаек булган Лиана Антонова таҗ өчен ярышачак.

Фотода - "Керәшен чибәре-2015" җиңүчесе - Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районы Сарашлы авылы кызы Юлия Савельева

ТАТАР-ИНФОРМ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: