Бөгелмә авазы

Бөтенроссия конкурсында катнашыгыз!

Агрария тармагын алып баручы барлык журналистларны авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакырабыз. "2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы үзенең Матбугат хезмәте белән берлектә авыл тематикасы буенча ел саен үткәрелә торган "Минем...

Агрария тармагын алып баручы барлык журналистларны авыл тематикасы буенча мәгълүмати-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакырабыз.

"2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү" федераль максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы үзенең Матбугат хезмәте белән берлектә авыл тематикасы буенча ел саен үткәрелә торган "Минем җирем Россия - 2015" Бөтенроссия мәгълүмати-агарту проектларына конкурс уздыра.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча узачак: "Импортны алыштыру буенча авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм эшкәртү, кече эшкуарлык һәм халыкны эш белән тәэмин итү темалары иң яхшы яктыртылган проект өчен", "35 яшькә кадәрге яшь журналист яисә фотокорреспондент тарафыннан авыл темасы иң яхшы яктыртылган проект өчен", "Авыл җирлегендә иң яхшы мәгариф проекты өчен" һ.б.лар.

Документлар һәм эшләр 2015 елның 12 маеннан 31 июленә кадәр agrosmi@yandex.ru электрон почта буенча кабул ителә. Һәр катнашучы Конкурс сайтында: http://konkurs.agromedia.ru/ - теркәлергә тиеш, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: