Бөгелмә авазы

Бәрәкәтле һәм арзан

25 июнь көнне "ТАНЕКО" ачык акционерлык җәмгыятенең синтетик майлар заводыннан "Автоваз" җәмгыятенә беренче партия продукция - 65 тонна "Татнефть Транслюкс" синтетик трансмиссия мае төяп озатылды.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Реклама

Июль аеннан башлап, бу инновацияле продукция "Автоваз" конвейерында тапшыргыч тартмага салына башлаячак. Майның уңай бәяләнә торган сыйфатлары: озакка җитүе, салкында тиз катмавы, эсседә окисьлашу дәрәҗәсенең түбән булуы. Бу инде аны төрле климат шартларында да кулланырга мөмкинлек бирә дигән сүз. Минераль майлар белән чагыштырганда, бу май 1,5-2 тапкыр бәрәкәтлерәк, ягъни файдалану срогы шактый озак, димәк, аны еш алыштырырга кирәк түгел.

"Татнефть Транслюкс" мае агулы компонентлар бүлеп чыгару ягыннан ЕВРО-4 таләпләренә туры килә торган тизләтелгән темпта эшләүче двигательле автомобильләрдә куллану өчен җитештерелә. Аны хәзерге заманда җилдерә торган барлык җиңел машиналарга, шул исәптән чит илләрдә ясалганнарына да кулланып була. Продукцияне заказчыга автомобиль транспортында илтеп тапшыралар. Агымдагы ел ахырына кадәр заводтан 840 тонна май төяп озатылыр дип планлаштырыла.


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: