Бөгелмә авазы

Болгарда - Ислам академиясе, Казанда Изге ана иконасы соборы булачак

Бүген, 4 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар Ислам академиясен булдыру һәм Казан Изге ана иконасы соборын яңадан булдыру турында"гы Указга кул куйды.

Шулай итеп, Россия мөселманнары Диния Нәзарәте үзәкләштерелгән мөселман дини оешмалары, Россия мөселманнарының Үзәк Диния Нәзарәте, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәтенең традицион рухи кыйммәтләрне ныгыту, саклап калу һәм үстерү; конфессияара һәм милләтара тынычлык, татулык булдыру белән бәйле максатлары, яңа чыккан Указ нигезендә, тормышка ашачак. Болгар шәһәрендә фәнни-белем бирү һәм рухи-агарту мөселман үзәге, "Болгар Ислам академиясе"нә нигез салу каралган.

Шулай ук Татарстан митрополиясе рус православие чиркәвенең (Мәскәү патриархаты) һәм Казан мэриясенең, Казан Богородица монастыре комплексы кысаларында, Казан Изге ана иконасы соборын яңадан булдыру нияте дә тормышка ашачак.

ТР Министрлар Кабинетына 2015 елның 31 декабренә кадәр тиешле чаралар планын эшләү һәм раслау бурычы йөкләнде. План нигезендә, 2016 елның

21 маена - Идел Болгарстанында рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү көнендә, Болгар Ислам академиясе төзеләчәк урынга беренче нигез ташын салу да оештырылырга тиеш. Ә Казан Изге ана иконасы соборы яңадан булдырылачак урында мондый чара 2016 елның 21 июлендә башкарылыр дип көтелә.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан ирекле иганәчелек, булышлык күрсәтү өчен дә чаралар комплексы эшләнелә. Указ кул куелган көннән үз көченә керә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: