Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан ителде
Конкурс комиссиясе утырышы 2024 елның 5 мартында узачак.
Бөгелмә муниципаль районы Советының 2024 елның 07 февралендәге XXXI сессиясенең 1 номерлы карары белән «Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү турында» карар кабул ителде.
Конкурсантлардан документлар 2024 елның 9-28 февралендә Бөгелмә шәһәре, Гафиятуллин урамы, 7 нче йорт, 315 нче кабинет адресы буенча көн саен 8-17 сәгатьләрдә, ял көннәрендә 9-11 сәгатьләрдә муниципалитет бинасында кабул ителә, телефон: 8(85594) 4-38-65 (доб.132), 4-08-61.
Конкурс комиссиясе утырышы 2024 елның 5 мартында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia