Бөгелмә авазы

Татарстан блогерлары Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгәннәрне чәк-чәк белән сыйладылар

Блогерлар Татарстан флагы белән РКЙАХнең кабул итү бүлегенә килеп җиттеләр

Diamond Princess лайнерыннан эвакуацияләнгән сигез ватандашыбызга татар милли ризыкларын алып килделәр, ә аларның өчсенә коронавирусның җиңел формасын диагностикаладылар, тизрәк савыгу теләкләре язылган открыткаларны аларга багышладылар.

Бүген көндез танылган татар блогерлары Diamond Princess лайнеры килеп җиткәннән соң, карантиндагы кешеләр өчен бүләкләр һәм открытка белән Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә килеп киттеләр. Алар арасында - Илназ Габидуллин (@kizik_mizik), Ринат Галиәхмәтов (tat tatar__malay), Илүзә Галиәхмәтова (@iluzyshka_tamlyshka) һәм Резедә Миңнегулова (@rezedking). Шул рәвешчә, блогерлар ватандашларыбызга ярдәм итәргә, ә коронавирусның җиңел формасы диагностлаштырылган өч кешегә тизрәк терелүләрен теләргә карар кылганнар.

Блогерлар РКЙАХнең кабул итү бүлмәсенә Татарстан флагы, татар көчтәнәчләреннән чәк-чәк, бал, шулай ук китаплар һәм милли киемнәрдәге курчаклар белән килгән. Билгеле булганча, Казанга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус борты белән китерелгән россиялеләрнең дүртесе Татарстаннан түгел. Һәм бүләкләр аларга республикабызны һәм татар мәдәниятен яхшырак белергә ярдәм итәчәк. Барлык бүләкләрне дә пациентларга посылкалар кабул итү һәм тапшыру өчен махсус пунктта калдырдылар.

Instagram да тәкъдим ителгән строризларда блогерлар ватандашларын бәладә ташламауларын һәм уңай хисләр коронавирус диагнозланган кешеләргә тизрәк терелергә, ә калганнарына карантин вакыты дәвамында кәефне күтәрәчәк, дип билгеләп үтте. Моннан тыш, лайнерда кайткан татарстанлылар шул рәвешле туган республиканың кайгыртуын, ә кунаклар – Татарстанның кунакчыллыгын тоячак, дип ассызыклады акциядә катнашучылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, лайнер бортыннан китерелгән барлык россиялеләр табибларның аерым изоляцияләнгән бокста даими күзәтү астында, алар өчен барлык шартлар да тудырылган. Хастаханәдә бөтен кирәкле препаратлар бар. Ә медперсонал шулай ук пациентлар белән бергә карантинлы бинада яши.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: