Бөгелмә авазы

Бүләкләнделәр

1 декабрь көнне хакимияттә "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе узды. Аның эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров җитәкчелек итте. Шәһәребезнең Циолковский урамы 2 нче йортында чыккан янгын вакытында 1926 елгы 2 нче төркем инвалидны коткаруда күрсәткән батырлыгы өчен "Суар-Актив" җәмгыятендә автомобиль йөртүче булып эшләүче Ильяс Мансур улы Хәбибуллинга Бөгелмә...

1 декабрь көнне хакимияттә "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе узды. Аның эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров җитәкчелек итте.
Шәһәребезнең Циолковский урамы 2 нче йортында чыккан янгын вакытында 1926 елгы 2 нче төркем инвалидны коткаруда күрсәткән батырлыгы өчен "Суар-Актив" җәмгыятендә автомобиль йөртүче булып эшләүче Ильяс Мансур улы Хәбибуллинга Бөгелмә муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты һәм истәлеккә бүләк тапшырылды.
Татарстан Республикасында гражданнар оборонасы эшләре торышы буенча үткәрелгән смотр-конкурста II урын алган өчен Бөгелмә шәһәре Ромашкино районы нефтьүткәргече идарәсе "СЗМН" җәмгыяте вәкиле Мәҗит Хәниф улы Хәсәншинга шулай ук Рәхмәт хаты, истәлеккә бүләк тапшырылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: