Бөгелмә авазы

Бәлки танучылар булыр, ярдәм итегез

"Бөгелмә авазы" газетасы редакциясе хезмәткәрләреннән ярдәм сорап, Кемероводан Сергей Исламов хат юллаган. "1977 - 1979 елларда Чита шәһәрендәге 4237610 нчы хәрби частьта бергә хезмәт иткән Фатыйховны эзлим. Гафу итегез, исеме истә калмаган. Бөгелмә районыннан иде ул, 1959 яки 1958 елгы булырга тиеш. Бәлки ул үзен мин җибәргән фотода танып, яисә...

"Бөгелмә авазы" газетасы редакциясе хезмәткәрләреннән ярдәм сорап, Кемероводан Сергей Исламов хат юллаган. "1977 - 1979 елларда Чита шәһәрендәге 4237610 нчы хәрби частьта бергә хезмәт иткән Фатыйховны эзлим. Гафу итегез, исеме истә калмаган. Бөгелмә районыннан иде ул, 1959 яки 1958 елгы булырга тиеш. Бәлки ул үзен мин җибәргән фотода танып, яисә туганнары күреп алып, минем белән элемтәгә чыгар. Аның язмышын бик тә беләсем килә, бар өметем сездә генә, хөрмәтле газета, - дип яза ул. - Берәр мәгълүмат билгеле булса, Актаныш районында яшәүче сеңлем Әлфиягә шылтыратуыгызны сорыйм. Телефоны: 8-905-310-16-20".

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, әйдәгез, җентекләп фотога карыйбыз да, таныганнар булса, я редакциягә, я булмаса алда күрсәтелгән телефон буенча Сергей Исламовның сеңлесенә хәбәр итегез. "Игелек җирдә ятмас", - дигән безнең бабайлар. Бүген аңа булышсак, иртәгә безгә ярдәмгә килерләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: