Бөгелмә авазы

М12 автомагистрале ярдәмендә Татарстанда яңа кунакханәләр һәм кафелар барлыкка киләчәк

Юл төзелеше бизнес өчен яңа мөмкинлекләр тудырачак.

Татарстанда М12 тиз йөрешле автомобиль юлы кунакчыллык өлкәсендә бизнес алып бару өчен яңа мөмкинлекләр тудырачак. Бу хакта республика рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе директоры Галина Шәрәфетдинова хәбәр итте.

Казан–Мәскәү автомагистрален төзү нәтиҗәсендә, республикада яңа кунакханәләр һәм кафелар барлыкка килергә мөмкин.

Шәрәфетдинова сүзләренчә, проект бик масштаблы һәм бизнес үсешенә, шул исәптән, тулы канлы туклану нокталары булган юл буе хезмәт күрсәтү станцияләре, аерым торучы кафе, юл буе отельләре барлыкка килүгә өмет бирә.

Исегезгә төшерәбез, автомобиль юлының гомуми озынлыгы 729 км тәшкил итәчәк, шул исәптән 142 км Татарстанда.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: