Бөгелмә авазы

Билетларда мәгълүматлар барлыкка килде

Тимер юл транспорты билетларында поездның килеп туктый һәм кузгалып китә торган вокзал атамасы да күрсәтелә башлады. Элек документта станция исеме генә язылып, тимер юл вокзалы белән поезд туктый торган станциянең атамасы туры килмәү очракларында кыенлыклар туа иде. Чөнки пассажирлар күбрәк вокзалны күздә тота. Ә хәзер, әйткәнебезчә, пассажирларга уңайлы булсын өчен...

Тимер юл транспорты билетларында поездның килеп туктый һәм кузгалып китә торган вокзал атамасы да күрсәтелә башлады.

Элек документта станция исеме генә язылып, тимер юл вокзалы белән поезд туктый торган станциянең атамасы туры килмәү очракларында кыенлыклар туа иде. Чөнки пассажирлар күбрәк вокзалны күздә тота. Ә хәзер, әйткәнебезчә, пассажирларга уңайлы булсын өчен электрон тимер юл билетларына поездның килеп туктый һәм кузгалып китә торган вокзал атамасы да языла.

Электрон билетлар сату хезмәте күрсәтү - сервисны тәэмин итү программасын камилләштерү һәм модификацияләү нәтиҗәсендә, пассажир инде билетын рәсмиләштергән чакта ук поезд кузгалып китәсе, яисә килеп туктыйсы вокзалны төгәл ачыклый ала.

Тиздән билет кассаларында һәм үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалларында рәсмиләштерелә торган билетларда да вокзал атамалары күрсәтелә башлаячак.

Берничә тимер юл вокзалы булган зур шәһәрләрдә яшәүчеләр өчен бу яңалык аеруча мөһим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: