Бөгелмә авазы

Әбиемнең серле сандыгы...

Гыйнварның соңгы җомгасында 3китапханә, 8 нче мәктәп укучылары һәм укытучылары, Татар мәдәният үзәгендә эшләп килүче " Мирас" фольклор ансамбле, музей җитәкчесе О.Н. Маханько белән берлектә, Н. А. Барышев исемендәге мәктәп музеендә "Әбиемнең серле сандыгы" дип аталган бәйрәм чарасы уздырдылар. (Экспонатлар музей фондыннан куелган иде.) Сәхнә өй кебек итеп бизәлгән. Кичә...

Гыйнварның соңгы җомгасында 3китапханә, 8 нче мәктәп укучылары һәм укытучылары, Татар мәдәният үзәгендә эшләп килүче " Мирас" фольклор ансамбле, музей җитәкчесе О.Н. Маханько белән берлектә, Н. А. Барышев исемендәге мәктәп музеендә "Әбиемнең серле сандыгы" дип аталган бәйрәм чарасы уздырдылар. (Экспонатлар музей фондыннан куелган иде.)

Сәхнә өй кебек итеп бизәлгән. Кичә үтәчәк залда "Әбиемнең серле сандыгы"... дип язылган плакат эленгән. " Халкыбызның күңел көзгесе" дип аталган китап күргәзмәсе урнашкан. Эре хәрефләр белән:

Өй эчендә серле сандык тора күптән.

Шул сандыкка кызыксынып күзем төшкән.

Ни бар, - диеп уйланамын, - эчләрендә?

Кайчак күрәм хәтта менә төшләремдә. - дигән шигъри юллар язып куелган.

Залның иң түрендә бизәкле сандык куелган. "Гөлҗамал" җыры яңгырый. Кызлар, җырлый-җырлый, эскәмиядә чигү чигеп, бәйләм бәйләп утыралар.

Сәхнәгә алып баручылар: 7 нче сыйныф укучылары Гүзәл Хәмәтова белән Ләйсән Мингалиева чыга.

-Хәтерләүдән курыкма, син!

Үткәнеңне онытма, син,

Бел син ерак бабаларның

Ничек итеп көн иткәнен:

Ни иккәнен, ни чиккәнен,

Нинди җырлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен...

-Әби-бабаларыбызның мирасы... Кайда соң ул? Онытылып беткән калфакларыбыздамы, чыңлавы җаныбызда гына сакланган чулпы-тәңкәләрдәме, әкият итеп кенә сөйләргә калган бишек җырларыбыздамы? Әллә инде кыңгыраулы туй дугаларын бизәгән, Сабантуй колга-баганаларында җилфердәгән, инде сандык төпләрендә саргаеп яткан сөлге-тастымаллардамы?

- Хөрмәтле дуслар! Бүгенге кичәгә җыйналуыбызның максаты - вакыт җилләре белән саргая башлаган кыйммәтле байлыкларыбызны алып халыкка күрсәтү, онытыла башлаган милли йолаларыбызны кабат искә төшерү, - менә шундый тирән мәгънәле сүзләр белән милли рухта башлап җибәрделәр бәйрәм чарасын.

Кичә барышында 2 нче сыйныф укучылары "Утырма"," Аулак өй" күренешен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Алар үз рольләрен шулкадәр бирелеп, искиткеч оста башкарып чыктылар. Шәхсән мине бу кичә ерак балачагыма алып кайтты, әнием белән кул эше тотып, утырмага йөрүләрне искә төшерде, күзләрем яшьләнде. Афәрин, үзләренә!

Бәйрәм чарасының иң күңелле һәм сагышлы мизгеле - сандык ачу һәм әбиләребезнең анда кадерләп саклаган әйберләрне балаларның берәм- берәм җыелган халыкка күрсәтүе булгандыр. Балалар сандыктан саклык белән генә әбиләребез чиккән сөлге, ашъяулык, кулъяулык, алъяпкыч, калфак, күлмәк, күкрәкчә, камзол, палас, намазлык, дисбеләрне алып, очрашуга килгән халыкка күрсәттеләр. Балаларны татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гүзәл Фаил кызы Яруллина, Гөлнара Рәфәгать кызы Храмова, Венера Альфрид кызы Гаделшина әзерләделәр.

"Мирас" халык фольклор ансамбле җитәкчесе Чәчкә апа Сәлимова, үз чиратында, мөселманнарның сандык төбендә яткан изге китабы "Коръән"нең урыны һәм әһәмияты турында тәфсилләп сөйләде. Бәйрәм чарасы "Мирас" төркеменең мөнәҗәт әйтүе һәм "Әнкәмнең догалары", Фазыл чишмәсе", "Шәл бәйләдем" җырлары белән үрелеп барды. Кичәнең буеннан-буена Илгиз Нуриев баянда уйнады, оста уенчының моңлы коралы ававзлары милли рухны тагын да баета төште.

Балалар сынатмадылар: сәнгатьле итеп яттан шигырь сөйләделәр, мәкаль әйтештеләр, табышмаклар чиштеләр, җырлы-биюле уен уйнадылар.

-Карарга килгән балалар бик тыныч утырдылар, димәк, кичәнең темасы да, барышы да аларны җәлеп итә алды" - дип ассызыклады Чәчкә апабыз.

Сүз уңаеннан, бу мәктәптә төрле милләт балалары укый. Шуңа да милли йолаларны яңарту, тарихи серләр ачу, татар балалары өчен дә, башка милләт балалары өчен дә кызыклы, рухиятне баету өчен файдалы булды. Милләтләр, төрле дини караштагы кешеләр арасындагы дустанә мөнәсәбәт, бер-береңнең йолаларына ихтирамлы караш әнә шулай бала чактан тәрбияләнә бит ул. Шуңа да, очрашу ахырында оештырып җибәргән "Зәлидә" уенында барысы да катнашты.

Әлфирә Әгъзәмова

3нче китапханә хезмәткәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: