Бөгелмә авазы

Биатлонга кемнәр бара?

Россиянең биатлон җыелма командасы тренерлар штабы Дөнья кубогы ярышларының алда торган этапларына составны билгеләде.

Җиденче һәм сигезенче этап ярышлары 4-8 февральдә Канаданың Канмор шәһәре һәм 11-14 февральдә Американың Преск-Айл төбәгендә үтә. Болар - 3-13 мартта Новегиядә (Холменколлен) узачак дөнья чемпионаты алдыннан соңгы этап узышлары.
Ир-атлардан ярышка Антон Шипулин, Евгений Гараничев, Максим Цветков, Дмитрий Малышко, Алексей Слепов, Алексей Волков барачак.
Төньяк Америка этапларына хатын-кызлар җыелмасының составы: Ольга Подчуфарова, Екатерина Юрлова, Дарья Виролайнен, Екатерина Шумилова һәм Татьяна Акимова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: