Бөгелмә авазы

Бүген таң белән Бөгелмә районында янгын чыккан

Бөгелмә муниципаль районының Акшуат авылында иртәнге 3 сәгать 39 минутта янгын чыккан. Нәкъ шул вакытта янгын сүндерү бүлегенә мунчада ут дөрләве турында хәбәр килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләр тиешле урынга килеп җиткәч, түбәсе профнастилдан ябылган, каты ягулык белән җылытылучы, электр кертелгән агач мунчага дучар була. Янгын сүндерүчеләрне милек хуҗасы каршы ала....

Бөгелмә муниципаль районының Акшуат авылында иртәнге 3 сәгать 39 минутта янгын чыккан. Нәкъ шул вакытта янгын сүндерү бүлегенә мунчада ут дөрләве турында хәбәр килеп ирешә.
Янгын сүндерүчеләр тиешле урынга килеп җиткәч, түбәсе профнастилдан ябылган, каты ягулык белән җылытылучы, электр кертелгән агач мунчага дучар була. Янгын сүндерүчеләрне милек хуҗасы каршы ала. 3 сәгать 55 минутка янгын инде 15 кв. метр территорияне биләп алган була. "Кызыл әтәч" белән көрәш 4 сәгать 10 минутта төгәлләнә.
Нәтиҗәдә мунча эчендәге стеналар һәм түшәм зур зыян күрә. Янгын чыгу сәбәбе мич куллану вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, дип хәбәр итә эчке хезмәт майоры Юрий Хребет.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: