Бөгелмә авазы

Бүген - репрессия корбаннарын искә алу көне

Россиядә һәр ел саен 30 октябрьдә Репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

Сәяси эзәрлекләү елларында миллионлаган кешеләрнең язмышлары асты өскә килә. Гаепсездән гаепле ясап, күпме халыкны кыралар: газаплыйлар, атып үтерәләр, яшәүдән мәхрүм итәләр. Алар арасында, чынлыкта, үзләрен  тулысынча Ватанга хезмәт итүгә багышлаган  инженерлар да, партия хезмәткәрләре, крестьяннар, маршал һәм генераллар, галимнәр һәм шагыйрьләр, язучылар һәм артистлар, балалар һәм картлар, тулы бер милләтләр дә була.

1954 елда, Иосиф Сталин вафатыннан соң бер ел вакыт узгач, сәяси репрессияләргә дучар ителгән кешеләрне реабилитацияләү процессы башлана. 1954 -1988 елларда 19 562 кеше аклана.

Сталин терроры корбаннарын реабилитацияләү   1991 елның 18 октябренә кадәр дәвам итә, нәкъ шул көнне РСФСРда “Сәяси репрессия корбаннарын реабилитацияләү турында” №1761-1нче Закон кабул ителә һәм ул сәяси мотивлар белән эзәрлекләүләрнең барлык төрләрен дә (суд белән, хөкем карары чыгарып тормый гына) юкка чыгара. “кызыл октябрьдән” башлап, илдә миллионлаган кешеләр шул рәвешле эзәрлекләүләргә дучар ителгән була. Алар НКВД төрмәләрендә һәм лагерьларында газап чигәләр, коточкыч авыр шартларда кеше ышанмас шартларда яшәргә, авыр хезмәткә җибәреләләр. Ә инде яңа закон чыккан көннән 2004 елга кадәр 630 мең кеше аклана. 

Элеккеге Советлар Союзының башка гражданнары белән беррәттән, сәяси репрессиягә дучар ителгәннәр арасында безнең бөгелмәлеләр дә аз булмаган. Илдәге тоталитар режим вакытында, гаепсездән гаепле дип, гомерләре кыелган кешеләрнең генә дә саны, рәсми мәгълүматларга караганда, 10 миллионнан артып китә. Шул исәптән, ТАССРда ХХ гасырның 30нчы елларында – 2 700, Бөгелмәдә  исә 257 кешене атып үтергәннәр.  Бөгелмә районында озак еллар дәвамында акланган барлык корбаннар саны 595кә җитә. Болар барысы да вакытында “халык дошманы” дигән коточкыч нахак яла ягылган кешеләр. Ул чорларда гаделлек бар дигән өмет уты бөтенләй сүнгән була шул инде. Гаепсезгә гаепләнгәннәр саны миллионнар белән исәпләнә. Атып үтерелгәннәр – йөзләрчә мең кеше.  

Ул  коточкыч елларның корбаннарын искә алу хөрмәтенә, 2001 елда Бөгелмә шәһәр паркында Сәяси репрессия корбаннары мемориалы ачылды.  Анда атып үтерелгән 257 кешенең исем-фамилияләре, атып үтерелгән көннәре мәрмәр ташка уелган. Дата турына күбрәк “1937 ел” дип язылган.

Бу исемлектә бөгелмәлеләр генә түгел. Бөгелмә төрмәсенә “халык дошманнары”н, “антисоветчик”ларны бөтен тирә-як төбәкләрдән китерә торган булганнар. Баулы, Әлмәт, Ютазы, Лениногорск районнары авылларында тормыш иткән дистәләгән кешеләр гомерләренең соңгы көннәрен биредә үткәргән.

Сәяси репрессия корбаннарын ачыклау һәм алар турындагы хәтерне мәңгеләштерү нияте белән иҗтимагый оешма җитәкчесе Фёдор Петрович Космачёв әйтеп бетергесез зур эш башкарды.  

Чагыштырмача күптән түгел булып узган вакыйгалар турында халыкның тарихи хәтерен саклау әлеге яман күренешләрнең тамырын табу – сәбәбен аңлау һәм киләчәктә аның кабатлануына юл куймас өчен кирәк ул.         

Хәзер инде ул коточкыч дәвердән шактый гына еллар узды, элеккеге тоткыннарның күбесе инде бакыйлыкка күчте, вакыт үткәннәрне томанга торган саен көчлерәк итеп төрә бара. Әмма  узганнарны, хәтта алар бик авыр һәм үкенечле булса да, онытырга ярамый. Бу хәтер киләчәк буыннарга кирәк –  нинди генә авырлыкларга дучар булмасын, безнең халыкны сындырып булмый икәнне аңлау өчен кирәк. 

Л.Н. Дёкина, экспозиция-күргәзмәләр эше белгече 

Фото музей фондынна

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: