Бөгелмә авазы

Бүген бөгелмәлеләр шәһәрнең Мактаулы гражданины Ринат Харисов белән саубуллашалар

"ТаграС"холдингы генераль директорының инновацион технологияләр буенча киңәшчесе авырудан соң 72 нче яшендә вафат булды.

Кичә, 14 сентябрьдә, авыр авырудан соң, Халыкара минераль ресурслар академиясенең хакыйкый әгъзасы (академигы), ТНГ-Групп генераль директоры, "ТаграС" холдингы генераль директорының инновацион технологияләр буенча киңәшчесе, Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гражданины Ринат Гатин улы Харисов вафат булды.

Бездән чын профессионал, үз гомерен Татарстан геофизикасы үсешенә багышлаган искиткеч кеше китте. Ринат Гатинович үзеннән соң бик күп игелекле эшләр калдырды, алар турында озак онытмаячаклар.

Хушлашу тантанасы Техника йортында сәгать 9да була.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: