Бөгелмә авазы

Бүген Бөгелмә журналист Сергей Голубев белән хушлаша

Бөгелмәле Сергей Голубев фото ясарга омтылып, Соколка тавыннан егылып төшә.

Бу хәлдән соң ул аңсыз ятты, ә тугыз көннән соң вафат булды.

– Сергей бик мәрхәмәтле, якты һәм уңай кеше иде. Аның, юмор хисе бик көчле иде.  иде. Ул һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торды, хәтта иң авыр хәлләрдә дә. Без бик күп хәлләрне бергә кичердек, шул исәптән 2018 елда бездә телевидение ябылу вакыйгасын да. Ул беркайчан да төшенкелеккә бирел ә белмәде, һәрвакыт көч-куәте, дәрт-дәрманы ташып тора иде. Бу безнең өчен бик зур югалту, – дип сөйли һәлак булган журналистның хезмәттәше һәм якын дусты – «РЕН ТВ-Бөгелмә» телеканалының элекке баш мөхәррире Ирина Герасимова.

Голубев озак вакытлар җирле телевидениедә эшләде. Күпмедер вакыт «Бугульминская газета»да да эшли. Сәяхәт итү – автостоп белән бөтен Европаны йөреп чыккан кеше, поэзия ярата, шәһәр шахмат клубында укыта. Сергей үлеме турындагы хәбәр аның барлык якыннары һәм хезмәттәшләре өчен шок булды.

Журналист белән хушлашу бүген 22 майда.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: