Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең үзәк китапханә хезмәткәрләре «Россиясез минем булмам» дип исемләнгән күргәзмәгә чакыра

Күргәзмә шагыйрь Сергей Есенинга багышланган.

Үзәк китапханәдә бөгелмәлеләр һәм шәһәребез кунаклары өчен бөек рус шагыйре Сергей Есенинның 125 еллыгы уңаеннан «Россиясез мин булмам” дип исемләнгән күргәзмә  әзерләнгән. Сергей Есенинның исеме һәрвакыт халык телендә, аның иҗатын күпләр ярата. Язучының шигырьләре игелеккә өндиләр, гүзәллек, ихласлык, тугрылык, туган җиргә, табигатькә, Ватанга мәхәббәт тәрбиялиләр.

Күргәзмәдә талантлы авторның тормышы һәм иҗаты турында материаллар, шул исәптән китапханәнең китап фондыннан публицистика, вакытлы матбугат материаллары, шагыйрьнең үз әсәрләре, Сергей Есенин турында цитаталар һәм әйтемнәр тәкъдим ителә.

Татьяна САЛУН, үзәк китапханә

Автор фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: