Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең яшь вәгазьчеләре

Бөгелмәнең үзәк мәчетендә "Яшь вәгазь сөйләүче" исемле региональ конкурс үтте.


Аны Татарстан Республикасының Диния нәзарәте яшьләр бүлеге оештырды. Бәйгедә 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәргә дин әһеләре катнашты. Аларның һәрберсенә вәгазь сөйләү өчен алдан билгеле бер тема бирелде. Шулай итеп, "Интернет. Аның зыяны" темасына Марат Хәсәнов чыгыш ясады һәм иң оста оратор исеменә лаек булды. Икенче урында Бөгелмәнең - Наил Әсәтов. Ул "Рибачылык - гөнаһ" темасына фикер йөртте. "Вакытның кадере"н белергә Рәмис Юдин өйрәтте. Ул өченче урынга лаек булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: