Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең Ялкын приютында батырлык дәресләре

Соравың бармы – полициягә мөрәҗәгать ит

Балигъ булмаган яшьтәгеләр арасында хокук бозуларны профилактикалау, эчке эшләр органнарында хезмәт итүне популярлаштыру максатыннан, полиция хезмәткәрләре “Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләр белән очрашу уздырдылар.   

Бүлекнең шәхси состав белән эшләү бүлекчәсе тәрбия эшләре белгече Алия Чакушина полиция хезмәткәрләре эшчәнлеге белән таныштыруга багышланган дәрес уздырды. Башта ул кыскача гына Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең оешу тарихы турында сөйләде. Аннары 8нче сыйныфны тәмамлагач, Алабагу Суворовчылар мәктәбенә укырга керү тәртипләре, андагы укыту процессы, шулай ук полициядә хезмәт итү, бүлекчәләрнең эшчәнлекләре, ни белән шөгыльләнүләре, полиция хезмәткәрләренең льготалары, социаль гарантияләре турында аңлатмалар бирде. Эчке эшләр хезмәте капитаны балаларга үзләрен кызыксындырган сораулар белән һәрчак полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә алулары турында да басым ясап әйтте.        

Аннары эчке эшләр бүлегенең наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү бүлеге оперуполномоченные Алинә Миңнебаева сүз алды һәм ул сәламәт яшәү рәвеше турында лекция укыды. Сөйләшү тәмамлангач, балаларга яман гадәтләрнең кеше сәламәтлеген ничек какшатуы турында мультфильм күрсәтелде.   

Очрашу ахырында полицейскийлар балаларга блокнотлар, татлы күчтәнәчләр тараттылар һәм аннары барысы бергәләп истәлеккә фотога төштеләр.    

Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте  

Фото – Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәтеннән 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: