Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең тарих сакчысы

Әлеге очрашуга шатлана-шатлана бардым. Героем -- гади булмаган һөнәр иясе. Галина Можаева -- "ТНГ-Групп" җәмгыяте архивы мөдире. Бөгелмәдә бу һөнәр ияләрен бармак белән санарлык. Шуңа да, мондый очрашулар еш булмый, дип,тиз арада җәмгыять архивына барып җиттем. Галина Можаева "ТНГ-Групп" җәмгыятендә 1985 елдан бирле эшли. Техник-геофизик эш стажын сейсмопартияләрдә башлап җибәрсә...

Әлеге очрашуга шатлана-шатлана бардым. Героем -- гади булмаган һөнәр иясе. Галина Можаева -- "ТНГ-Групп" җәмгыяте архивы мөдире. Бөгелмәдә бу һөнәр ияләрен бармак белән санарлык. Шуңа да, мондый очрашулар еш булмый, дип,тиз арада җәмгыять архивына барып җиттем.

Галина Можаева "ТНГ-Групп" җәмгыятендә 1985 елдан бирле эшли. Техник-геофизик эш стажын сейсмопартияләрдә башлап җибәрсә дә, архив эшен үз иткән. Бу вазифасында 20 елдан артык инде.

-- Эшемне яратам мин. Беләсезме ни өчен? Кешеләргә ярдәм итә алам. Миңа йомыш белән күпләр мөрәҗәгать итә. Бигрәк тә пенсиягә җыенучылар, -- ди Галина ханым.

Аны аңларга да була. "ТНГ-Групп" җәмгыятенең кадрлар бүлеге статистикасына караганда, җәмгыятьтә эшләп, пенсиягә чыгучылар саны елына уртача 2 000 меңгә җитә икән.

-- Төрле белешмәләр сорап язган заявкалар безнең илдән генә түгел, ә Америка һәм Германиядән дә булгалады. Мин документларын югалтучыларга (мәсәлән, хезмәт кенәгәсен) ярдәм итәм, аларга безнең җәмгыятьтә эшләүләре турында белешмәләр бирәм. Аннан соң, архивта югалган шәхси документлар да бар. Болар -- безнең оешмада эшләп киткән кеше документлары. Алар арасында туу турында таныклыклар, хезмәт кенәгәләре, хәрби билетлар шактый ята. Кемнәр югалткан, килеп алсалар, яхшы булыр иде. Белешмәләрне миннән ала алалар, -- ди архивариус.

"ТНГ-Групп" җәмгыятенең архивында җәмгыятькә кагылышлы бар документлар да саклана. Биредә тармакның төрле оешмаларында бирелгән боерыклар, шәхси состав турында мәгълүмат табып була. Архив мөдире җәмгыять бухгалтерлары, кадрлар бүлеге белән тыгыз элемтәдә тора. Моннан тыш, архивны саклау эше дә архивариус өстендә. Ул таушалган документларны яңадан тышлый, аларга саннар биреп бара. Стеллажлардагы документ тышлыкларында үзенә күрә "рус", "татар" дип язылган язмаларны күргәч, бераз аптырабрак калдым.

-- Бу язмаларны мин үзем өчен язып куйдым, эштә кулай булсын өчен. Мәсәлән, аерым бер елда эшләгән кешеләрнең фамилияләрен русча һәм татарчага бүлдем, шул рәвешле, кирәкле документларны тизрәк табып була. Берничә папка актарып утырмыйсың, -- ди Галина.

Күренеп тора, документлар тузан җыеп ятмый биредә. Алар ел саен барлана икән, ә саклау срогы чыкканнары (бухгалтерия документлары 5 ел саклана) юк ителә. Барысы да -- Галина Можаева тырышлыгы. Стеллажлар ялт иткән, документлар тәртипкә салынган.

Тарихи кыйммәткә ия булган документлар да бар биредә. Иң кадерле документ - 1953 елгы. Бу -- "Татнефтегеофизика" тресты оештыруга бирелгән СССР Нефть промышленносте министрлыгы приказы. Архив белән берелгы инде ул.

-- Музейга куярлык документлар, фотолар шактый биредә. Мин кайбер фотоларны барлап, берничә фотостенд та ясадым. Киләчәк буын өчен калсын дип. Чөнки "ТНГ-Групп" җәмгыяте күп кешеләрнең язмышы белән бәйле бит ул. Ә үткәнен белмәгәннең киләчәге юк диләр, -- ди архив сакчысы.

Архивта үзенә күрә бер атмосфера, серле тынлык. Документлар сакланган стеллажларда ашыкмыйча бары тик тарих сәгате генә тыкылдый кебек. Ә сәгать ачкычы Галина Можаевада. Чөнки архив хуҗасының язмышы "ТНГ-Групп" җәмгыятендә эшләүчеләр язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Статистикага караганда, Бөгелмәдә яшәүчеләрнең һәр икенчесе бу җәмгыятьтә эшләгән кеше булып санала икән...

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: