Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең “Радуга” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль яклау ветераннарын кунакка чакырдылар

"Радуга" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль яклау ветераннарын Өлкәннәр көне белән тәбрикләп, аларны үзләренә кунакка чакырдылар. "Ялкын" социаль приютында тәрбияләнүче балалар өлкән апа-абыйларга, бабай-әбиләргә бүләккә "Буги-вуги", "Обиженная тучка" кебек шук биюләрен, "Маленькая девочка" җырын алып килгәннәр иде.Коллектив исеменнән кунакларны үзәк директоры Альбина Татлыева тәбрикләде. "Сез һәрчак беренчеләрдән булып ярдәмгә...

"Радуга" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль яклау ветераннарын Өлкәннәр көне белән тәбрикләп, аларны үзләренә кунакка чакырдылар. "Ялкын" социаль приютында тәрбияләнүче балалар өлкән апа-абыйларга, бабай-әбиләргә бүләккә "Буги-вуги", "Обиженная тучка" кебек шук биюләрен, "Маленькая девочка" җырын алып килгәннәр иде.Коллектив исеменнән кунакларны үзәк директоры Альбина Татлыева тәбрикләде. "Сез һәрчак беренчеләрдән булып ярдәмгә киләсез. Озак еллар ата-ана назыннан мәхрүм булган балаларны тәрбяиләүгә зур көч куйдыгыз, ярд6мгә мохтаҗ булган ялгыз ветераннарга булышлык иттегез. Ныклы сәламәтлек, хәерле гомер телим баоыгызга да", - диде ул.

Үзәкнең профсоюз комитеты җитәкчесе Ләйсән Фәткуллина да өлкәннәр адресына бик үкп җылы сүзләр әйтте. Медицина хезмәткәре буларак, ул өлкәннәребезгә авырмас өчен спорт белән шөгыльләнергә, актив тормыш рәвеше алып барырга, бер дә боегып утырмаска чакырды.

Аннары Техника йорты каршында эшләп килүче "Ихлас" татар фольклор ансамбленә йөрүче үзешчәннәр - 30 еллык сәхнә стажы булган Сәгыйдә Гыймаева, Илшат Тимкин һәм аларның җитәкчеләре Людмила Габдрахманова өлкәннәребезгә үзләренең җырларын бүләк иттеләр.

Соңыннан бәйрәм кичәсе җырлы-биюле уеннар белән дәвам итте.

Рәзилә ШАКИРОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: