Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең Нәүрүз гүзәле

Кичә Татар мәдәният үзәгендә "Нәүрүз гүзәле" бәйгесе узды. Анда шәһәребезнең төрле мәктәпләрендә укучы кызлар чыгыш ясады. Дүрт номинациядә көч сынашканнан соң жюри вәкилләре җиңүчеләрне ачыклады.

"Нәүрүз гүзәле" булып Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясенең 10 нчы сыйныф укучысы Зөлфия Хәмәтнурова танылды.

"Яз алиһәсе" исеменә 11 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Регина Галиева лаек булды.

"Тамашачы мәхәббәтен яулаган гүзәл" номинациясендә 5 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Илүзә Иркәгалиева җиңүче.

"Иң уңган кыз" исеменә 2 нче лицейның 10 нчы сыйныф укучысы Идалия Вәлиева лаек булды.

"Иң талантлы кыз" исеме лицей-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Зәлия Мотыйгуллинага бирелде.

"Иң сөйкемле кыз" дип 9 нчы мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Динара Хәнипова танылды.

Руслан Җәләев фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: