Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең эшлеклеләр клубында

"Бөгелмә" эшлеклеләр клубының чираттагы утырышы "ТНГ-Универсал" җәмгыяте базасында узды. Эшлекле сөйләшүгә клуб президенты Ринат Харисов җитәкчелек итте. Кече һәм урта бизнес вәкилләре үзләрен борчыган мәсьәләр белән уртаклаштылар, киләчәккә планнар кордылар. "Бизнес һәм күмәк мәгълүмат чаралары" дип аталган әлеге әңгәмәдә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин шәһәр һәм районда...

"Бөгелмә" эшлеклеләр клубының чираттагы утырышы "ТНГ-Универсал" җәмгыяте базасында узды.

Эшлекле сөйләшүгә клуб президенты Ринат Харисов җитәкчелек итте. Кече һәм урта бизнес вәкилләре үзләрен борчыган мәсьәләр белән уртаклаштылар, киләчәккә планнар кордылар. "Бизнес һәм күмәк мәгълүмат чаралары" дип аталган әлеге әңгәмәдә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин шәһәр һәм районда алып барылган программалар белән таныштырды. Сөйләшү барышында юллар торышы һәм аларны төзәтү, яңаларын салу; паркларны, су буйларын төзекләндерү; ветераннарга, ятимнәргә квартирлар-йортлар төзү һәм башка мәсьәләләр күтәрелде.

Җирле журналистлар берлеге рәисе Владимир Изергин узган елда "Бөгелмә" эшлеклеләр клубы белән берлектә оештырылган конкурсларның уңышлы узуын һәм республикада уңай бәя бирелүе турында әйтте. Әлеге эшнең алга таба да дәвам иттереләчәген, анда барлык бизнес вәкилләренең дә үз өлешләрен кертә алуын белдерде.

Үз чиратында, клуб эшчәнлеге турында отчет тыңланды; яңа җитәкчелеге сайланды; яңа вәкилләр кабул итү белән тәмамланды.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: