Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең элеккеге баш табибы Лениногорск район үзәк хастаханәсен җитәкләячәк

Рим Әмиров 2020 елның гыйнварыннан августына кадәр Бөгелмә үзәк хастаханәсенең баш табибы булып эшләде.

ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Әлмир Абашев Лениногорск үзәк район хастаханәсенең конференц-залында яңа баш табибны тәкъдим итте. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рим Рифович Санкт-Петербургта Дәвалау эше белгечлеге буенча Киров исемендәге хәрби-медицина академиясен тәмамлаган. “Сәламәтлек саклауны һәм җәмәгать сәламәтлеген оештыру”, “Сәламәтлек саклау өлкәсендә идарә итү”, “Вакытлыча эшкә яраксызлыкка экспертиза һәм медицина ярдәме сыйфатына экспертиза”, “Башлангыч һәм периодик тикшерүләр”, “Урология” юнәлешләре буенча әзерлеккә ия.

Фото – https://minzdrav.tatarstan.ru/index.htm/news/1804430.htm

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: