Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең “CRENBERRI” кафесына бәйрәм чарасына чакырылган өлкәннәрне котларга “Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләр килде

Халыкара өлкәннәр көне һәр елны Бөгелмә җирлегендә киң масштаб белән билгеләп үтелә. Барлык предприятие-оешмалар үзләрендә эшләп, лаеклы ялга киткән, үз вакытында шәһәребез үсешенә шактый зур өлеш керткән пенсионерларын, хезмәт ветераннарын бүләклиләр, алар өчен чәй өстәлләре әзерлиләр, газета битләрендә язып чыгалар, кыскасы, алар хөрмәтенә зур-зур чаралар уздыралар. Менә шуларның берничәсе белән...

Халыкара өлкәннәр көне һәр елны Бөгелмә җирлегендә киң масштаб белән билгеләп үтелә. Барлык предприятие-оешмалар үзләрендә эшләп, лаеклы ялга киткән, үз вакытында шәһәребез үсешенә шактый зур өлеш керткән пенсионерларын, хезмәт ветераннарын бүләклиләр, алар өчен чәй өстәлләре әзерлиләр, газета битләрендә язып чыгалар, кыскасы, алар хөрмәтенә зур-зур чаралар уздыралар. Менә шуларның берничәсе белән танышып китик әле.

*3 октябрь көнне шәһәребезнең "CRENBERRI" кафесына бәйрәм чарасына чакырылган өлкәннәрне котларга "Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләр килгән иде. Алар өлкәннәрне тәбрикләп җырладылар, биеделәр. Аннары балалар рәхәтләнеп уен бүлмәсендә күңел ачтылар.

Бәйрәм программасы соңында тәмле ризыклар белән сыйланганнан соң балалар, өлкән буын кешеләренә хөрмәт йөзеннән һәм теләкләре кабул булсын дип, аяз күккә шарлар очырдылар, дип хәбәр итә "Бөгелмә авазы"на приют тәрбиячесе Фирдәүс Гыйльманова.

Галия Сәгадиева фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: