Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең “Ашыгыч ярдәме” ярдәмгә ашыга

Апрельнең беренче атнасында (4 - 10 апрельдә) бөгелмәләргә 806 тапкыр ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган. Шуларның 55е бәхетсезлек очрагы булып, анда 8 бала зыян күргән. Өч юл-транспорт вакыйгасында бәлагә тарыган дүрт кешегә дә беренче ярдәм станция хезмәткәрләре тарафыннан күрсәтелгән. Ике кеше хәзер стационарда ятып дәвалана. Медицина хезмәткәрләре җәмәгать урыннарына 58...

Апрельнең беренче атнасында (4 - 10 апрельдә) бөгелмәләргә 806 тапкыр ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган. Шуларның 55е бәхетсезлек очрагы булып, анда 8 бала зыян күргән. Өч юл-транспорт вакыйгасында бәлагә тарыган дүрт кешегә дә беренче ярдәм станция хезмәткәрләре тарафыннан күрсәтелгән. Ике кеше хәзер стационарда ятып дәвалана.

Медицина хезмәткәрләре җәмәгать урыннарына 58 тапкыр барган. Бу атнада 121 балага ярдәм күрсәтелгән. Бәбигә чирләгән 20 яшь әни Әлмәт һәм Лениногорск бала тудыру йортына озатылган. Профилактик эшкәртү-чистарту эшләреннән соң 11 апрельдә Бөгелмә бала тудыру йорты да ачылды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: