Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең Акбаш Мәдәният йортына – 45

Акбаш күпфункцияле үзәктә авылда мәдәният йорты ачылуга 45 ел тулуга багышланган зур чара булып үтте. - Тантанада авыл җирлеге башлыгы Р. Хуҗиев, "Үзәкләштерелгән район клублар системасы" муниципаль бюджет учреждениесе директоры И. Ибәтуллина, Акбаш авыл җирлеге депутатлары, ветераннар оешмасы вәкилләре, Наратлы, Андреевка, Зелёная Роща, Вязовка авыллары мәдәният йортларыннан кунаклар катнашты. Чара...

Акбаш күпфункцияле үзәктә авылда мәдәният йорты ачылуга 45 ел тулуга багышланган зур чара булып үтте.

- Тантанада авыл җирлеге башлыгы Р. Хуҗиев, "Үзәкләштерелгән район клублар системасы" муниципаль бюджет учреждениесе директоры И. Ибәтуллина, Акбаш авыл җирлеге депутатлары, ветераннар оешмасы вәкилләре, Наратлы, Андреевка, Зелёная Роща, Вязовка авыллары мәдәният йортларыннан кунаклар катнашты. Чара истә калырлык күркәм булды, бик җылы шартларда узды, - дип яза Акбаш мәдәният йортының сәнгатҗ җитәкчесе Е. Балбошина.

Сәнгать аша - пропаганда

Прогресс авыл мәдәният йортының "Овации" театр студиясе һәм Бөгелмәдәге Укучылар сараеның "Маска" театр коллективлары, 5 ноябрь көнне Подгорный һәм Иске Сумароково авылларында гастрольдә булып, уртак хезмәт җимеше - "Тили-Бом" спектаклен күрсәтте. Ул янгын куркынычсызлыгы темасына багышланган иде. Яшь артистлар чыгышы һәркемнең күңеленә хуш килде.

- Башта җыелган халык каршына (чараны барлыгы 100дән артык кеше тамаша кылды) районның янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән тикшерүчесе Дмитрий Артемьев чыкты. Ул, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү зарурлыгы турында сөйләгәндә, якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан, пиротехника әйберләрен куллануда аеруча сак булырга кирәклеккә басым ясады, - дип хәбәр итә "Үзәкләштерелгән район клублар системасы" МБУ методисты Е. Әбделманова.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: