Бөгелмә авазы

Бөгелмәнең 3 нче мәктәбендә - фәнни-гамәли конференция

20 апрель көнне, 3 нче мәктәптә Г. Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган "Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә" дип аталган муниципаль фәнни-гамәли конференция булып узды. Конференциядә шәһәр һәм авыл мәктәпләре укучылары катнашты. 1, 2, 9, 16нчы, Карабаш 2 нче, Татар Димскәе мәктәпләре укучыларының фәнни эшләре аеруча эчтәлекле иде. Алар бөек...

20 апрель көнне, 3 нче мәктәптә Г. Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган "Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә" дип аталган муниципаль фәнни-гамәли конференция булып узды. Конференциядә шәһәр һәм авыл мәктәпләре укучылары катнашты. 1, 2, 9, 16нчы, Карабаш 2 нче, Татар Димскәе мәктәпләре укучыларының фәнни эшләре аеруча эчтәлекле иде. Алар бөек шагыйребезнең тормышы һәм иҗаты турында шактый уңышлы эзләнү эшләре алып барулары турында бәян иттеләр. Хөкемдарлар тарафыннан шунда ук нәтиҗәләр дә ясалды. I урынны 2 нче лицейның 8 нче сыйныф укучысы Эльвина Галиәкбәрова алды, II урыннарны 1 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы Сәйдә Мамедзаде һәм Татар Димскәе мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Алинә Гыйләҗева бүлештеләр, III урынга Карабаш 2 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Гөлшан Рәфыйкова лаек булды. Калган укучыларга фәнни-гамәли конференциядә уңышлы катнашканнары өчен сертификатлар тапшырылды.

Роза Йосыпова,

3 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: