Бөгелмә авазы

Бөгелмәләргә моны белү кирәк! Язмышлар хәл ителгәндә

"112" - бөтен Россия территориясендә котылгысыз хәл туган вакытта ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыруны тәэмин итә торган бердәм система саны ул. Бу система кешеләрнең гомеренә, сәламәтлегенә куркыныч янаганда, бәхетсезлек очраклары килеп чыкканда, янгыннарда, җәмәгать тәртибе бозылганда, башка гадәттән тыш хәлләр килеп туганда ярдәм күрсәтү, матди байлыкларның юкка чыгуын мөмкин кадәр киметү...

 

"112" - бөтен Россия территориясендә котылгысыз хәл туган вакытта ашыгыч оператив хезмәтләрне чакыруны тәэмин итә торган бердәм система саны ул.

Бу система кешеләрнең гомеренә, сәламәтлегенә куркыныч янаганда, бәхетсезлек очраклары килеп чыкканда, янгыннарда, җәмәгать тәртибе бозылганда, башка гадәттән тыш хәлләр килеп туганда ярдәм күрсәтү, матди байлыкларның юкка чыгуын мөмкин кадәр киметү максатыннан, ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен оештырылган. Куркынычның нинди дәрәҗәдә һәм масштабта булуына карамастан, хәбәр санаулы секундлар эчендә теркәлә, шунда ук электрон юл белән оператив хезмәтләргә ирештерелә һәм алар, үз чиратында, әлеге вакыйгаларның нәтиҗәләрен бетерү чаралары күрә башлыйлар.

"112" системасының өстенлекләреннән берсе кирәкле бөтен оператив хезмәтләрне "бер тәрәзә" аша тиз генә туплау, оештыра алу мөмкинлеге булуда, ягъни ярдәм сорап шылтыратучы кешегә: "Кемне чакырырга икән? Аның телефон номеры ничә иде соң әле?" - дип, кадерле вакытны әрәм итеп торасы түгел.

Берничә хезмәтнең ярдәме берьюлы кирәк булган очракларда бу системаның нәтиҗәлелеге тагын да ныграк сизелә. Ә комплекслы ярдәм кирәк була торган очраклар саны елдан-ел арта бара.

"112" номеры аша кесә телефонында акча юк чакта да, яисә сим-карта булмаганда да шылтыратырга мөмкин.

Татарстан Республикасында "112" системасы 2010 елның 1 маеннан эшли. Республиканың барлык территориясеннән дә кәрәзле һәм стационар телефоннардан хәбәрләр тәүлек әйләнәсенә кабул ителә. Аларны ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы составына керә торган "Служба экстренных вызовов - 112" дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре тыңлый.

Операторның бурычы - шылтыратучыдан кергән мәгълүматны тиз арада кабул итү, анализлау, тиешле службаларга җиткерү. Система исә хәбәр керү, операторның карточка тутыру, тишеле служба диспетчерларының ул хәбәрне кабул итү, вакыйга урынына нинди чараны нинди тизлектә җибәрү вакытын төгәл теркәп бара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: