Бөгелмәләр, Яңа елдан нәрсәләр яңача булачак?
Яңа ел белән бергә, гадәттә, яңа законнар-кагыйдәләр гамәлгә керә.
Менә аларның кайберләре. 2016 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы күләме 475 мең сум булачак. 1 гыйнвардан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 көн эчендә түләүчеләргә 50 процентлы ташлама ясалачак.Ташлама нибары өч атна вакыт эчендә генә гамәлдә була. «Штраф хатлары» почта аша килеп җиткәнче шактый көн үтә. Шуңа да штрафларны uslugi.tatarstan.ru, gibdd.ru һәм gosuslugi.ru сайтларында көн дә мөстәкыйль рәвештә тикшерү киңәш ителә.Яңа елдан пенсионерларга юлда йөрү өчен бирелә торган айлык социаль дәүләт ярдәменең күләме үзгәрә. Айлык кереме 20 меңнән артык булганнарга ул - 280 сум, азрак керемле пенсионерларга 427 сум булачак. Юлда йөрү өчен бердәм айлык социаль билет олыларга - 427 сум, ә балаларга 280 сум булыр дип көтелә.
2016 елның 1 гыйнварыннан пенсиягә чыккан хезмәт ветеранының уртача айлык кереме 20 меңнән артыграк икән, аңа аерым ташламалар каралмаячак. Дөрес, бу исемгә элек лаек булганнар һәрвакыттагыча торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә, 50 процент ташламадан, телефонга түләгәндә, субсидиядән файдалану, бушлай протез куйдыру һәм колагы ишетмәүдән дәвалана алу хокукын югалтмый.
Киләсе елның 1 февралендә эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 4 процентка индексацияләнәчәк. Хезмәт куючы пенсионерларга бу яңалык кагылмый.
Балалар бакчасына түләү арта. Бәяләр уртача 8 процентка күтәреләчәк.
1 июльдән торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә түләү бәясе арта. Газга бәя арту - 7,5, электр уты өчен - 7, су белән тәэмин итү һәм канализация - 6 процент тирәсе, ә җылылык өчен 8 процент тәшкил итәчәк.
80 яшьтән өлкәнрәк булган ялгыз яшәүчеләрдән капремонтка взнос алынмаячак. Яңа ел алдыннан Россия Президенты Владимир Путин кул куйган әлеге закон 1 гыйнвардан үз көченә керәчәк. 70 яшьтән өлкәнрәкләр, I һәм II төркем инвалидлар, инвалид балалар, инвалид балалары булганнар взносның илле процентын гына түләячәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 гыйнвар 2021 - 19:24Татарстан табиблары күршесе башына чалгы кадаган ир-атны үлемнән коткарып калган Республика клиник хастаханәсе табибы пациент янына санитар авиация вертолетында очкан.10500
-
27 гыйнвар 2021 - 17:41Бөгелмәдә “Русская изба” экспозицияләр бүлмәсе барлыкка килде Бүлмәдә рус халкы тормышының, милли гореф-гадәтләренең һәм йорт җиһазларын урнаштыру һәм өйне бизәү тәртибенең характерлы үзенчәлекләре күрсәтелде.8000
-
27 гыйнвар 2021 - 16:49«Казан утлары» журналы Марат Кәбировның «Киллер» китабын чыгара Китап февраль аенда сатуга чыгачак.4300
-
27 гыйнвар 2021 - 16:31Татарстан синоптиклары көчле җил, бозлавык һәм томан турында кисәтә Республика территориясендә уртача салкын һәм шул ук вакытта дымлы һава торышы саклана.5700
-
27 гыйнвар 2021 - 15:31«Радуга» үзәге социаль педагогы балалар белән сүзнең көче турында сөйләште Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.5801
-
21 гыйнвар 2021 - 10:09Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килде.
-
18 гыйнвар 2021 - 10:05“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
27 гыйнвар 2021 - 11:06Татарстаннан "ЭкоНива"га - тәҗрибә уртаклашу өченКурск һәм Воронеж өлкәләрендәге «ЭкоНива»ның җитештерү объектларында эшлекле визит белән Татарстан Республикасы делегациясе булды. Очрашуның төп максаты - селекция-орлыкчылык юнәлеше, сөт җитештерү һәм эшкәртү буенча эш тәҗрибәсе белән танышу.15700
-
26 гыйнвар 2021 - 11:13Бөгелмәдә балалар арасында «Коръән көне» бәйгесе узды Конкурсантлар Изге Коръән сүрәләрен яттан сөйләделәр һәм Аллаһ китабын дөрес һәм матур итеп укуда ярыштылар.30600
-
26 гыйнвар 2021 - 18:01Казан мәктәбендә балаларга идәннән алып пилмән ашаткан аш пешерүче эшеннән җибәрелгән Әлеге хилафлыкны ата-аналар тарафыннан мәктәптә туклануны контрольдә тоту ярдәмендә ачыклаганнар.17300
-
27 гыйнвар 2021 - 11:06Татарстаннан "ЭкоНива"га - тәҗрибә уртаклашу өчен Курск һәм Воронеж өлкәләрендәге «ЭкоНива»ның җитештерү объектларында эшлекле визит белән Татарстан Республикасы делегациясе булды. Очрашуның төп максаты - селекция-орлыкчылык юнәлеше, сөт җитештерү һәм эшкәртү буенча эш тәҗрибәсе белән танышу.15700
-
26 гыйнвар 2021 - 16:51“Бөгелмә авазы”на язылган өчен бүләк Татар телендә чыгучы бердәнбер җирле газета – “Бөгелмә авазы”на 2021 елның I яртысына язылучылар арасында призлар уйнатылды.14601
-
26 гыйнвар 2021 - 11:38Бөгелмәдә коронавирус инфекциясенең 2 яңа очрагы ачыкланган Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 15 623 очрагы теркәлгән.12800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика