Бөгелмә авазы

Бөгелмәләр Яңа ел бәйрәменә әзерләнә

Яңа елга да күп калмады. Бу бәйрәмне олылар да, балалар да зарыгып көтәләр. Аеруча соңгылары: "Тиздән каникуллар!", - дип сөенә.


Балалар ял көннәрен рәхәтләнеп Үзәк мәйданда үткәрә. Биредә һәр елдагыча төрле-төрле күңел ачу мәйданчыклары төзиләр. Бу җаваплы эштә шәһәр оешмалары ярдәм итә. Быел елгаларда боз катмау сәбәпле, "төзүчеләр" төзелеш материалы буларак бары тик карны файдалана. Аны шәһәр урамнарыннан алып килгәннәр. Күп күләмдә кар иң зур тауны ясар өчен кирәк булган. Үтеп баручы ел символы - кәҗә, Бөгелмә белән саубулашырга инде әзер, ә менә маймыл килергә әле ашыкмый. Шәһәр мэры Үзәк мәйдандагы һәр фигура иллюминацияләр белән яктыртылырга тиеш, дип әйтеп үтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: