Бөгелмәләр сугыштан кайтмаганнарны искә алдылар

Бөгелмә полициясе хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайта алмаган якташларны искә алдылар. Россия халыкларының Бөек Ватан сугышында күрсәткән зур батырлыклары, каһарманлыгы һәм фидакарьлеге турындагы хәтерне җуймый саклау һәм мәңгеләштерү максатыннан, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге хезмәткәрләре 21 июнь көнне "Завтра была война" дигән гомумроссия акциясенә кушылдылар. 22 сәгатьтә Бөгелмә...
Бөгелмә полициясе хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайта алмаган якташларны искә алдылар.
Россия халыкларының Бөек Ватан сугышында күрсәткән зур батырлыклары, каһарманлыгы һәм фидакарьлеге турындагы хәтерне җуймый саклау һәм мәңгеләштерү максатыннан, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге хезмәткәрләре 21 июнь көнне "Завтра была война" дигән гомумроссия акциясенә кушылдылар.
22 сәгатьтә Бөгелмә эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге, ветераннар советы рәисе Владимир Паршин, полиция хезмәткәрләре шәһәр уртасындагы "Мәңгелек дан" мемориалы янында җыелды. Җыелучыларга мөрәҗәгатендә бүлек начальнигы, полиция полковнигы Ринат Билалов, әлеге чараның мөһимлегенә басым ясады.
- Сугыштан әйләнеп кайта алмаганнар турында без онытырга тиеш түгел. Яу кырларында җанын-тәнен аямый сугышканнарны да, тылда Җиңү яуларга булышканнарны да... - Җитәкченең чыгышында бу фикер кызыл җеп булып сузылды.
Чарада катнашучылар "Мәңгелек ут" янына чәчәк бәйләмнәре куйдылар, шәмнәр кабыздылар. Полицейскийлар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Аннары Бөгелмә полицейскийлары Кызыл Армия урамындагы "Мәңгелек дан" мемориалында булып, сугыш корбаннары турындагы истәлекләрне яңарттылар, хөрмәт күрсәттеләр. Бу хакта Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәтеннән хәбәр итәләр.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 март 2021 - 15:26Халык җирле табибларга рәхмәт белдерә Үз эшенең остасы - Илхомҗан Лотфуллоевка аның пациентларына сизгер мөнәсәбәте өчен бөгелмәлеләр рәхмәт белдерәләр.2700
-
4 март 2021 - 14:34Эчке эшләр министрлыгы россиялеләр өчен электрон паспорт кертергә планлаштыра Онлайн-таныклыкка күчү «2021-2023 елларга цифрлы трансформация» программасы буенча үткәреләчәк.1500
-
4 март 2021 - 13:33Бөгелмә шәһәре табибәсе Гасыймә Кадыйровага «Татарстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелде Тапшыру тантанасыннан фоторепортаж.4600
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.2500
-
4 март 2021 - 11:02Әлеге минутларда Бөгелмә суды бинасында Евгений Деданинны үтерүдә гаепләнүчегә карата эш тыңлана Моңа кадәр суд гаепләнүчене сак астында тоту срогын 2021 елның 15 маена кадәр озайткан иде.3700
-
4 март 2021 - 10:26Бөгелмә район үзәк хастаханәсендә 2020 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадылар
-
4 март 2021 - 09:14«Бөгелмә үзәк район хастаханәсе» ДАССУ йомгаклары
-
20 февраль 2021 - 11:51Бөгелмә командасы ГТО ярышларында җиңде
-
4 март 2021 - 11:18Бөгелмә район үзәк хастаханәсендә 2020 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясадыларАлександр Иванов 2021 елга төп стратегик бурычларны яңгыратты һәм барлык коллективка узган елдагы нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.6500
-
2 март 2021 - 09:16Бөгелмә мөхтәсибәтендә балалар арасында “Туган тел көне”н үткәрделәр Бәйрәм Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды.24100
-
3 март 2021 - 13:13Тикшерүне наркоконтроль алып бара: бөгелмәлеләр өчен action-квест оештырылды Квест риваятьләре буенча, катнашучылар наркоконтрольнең сугышчылары булалар, алар хезмәт бурычлары буенча югары белемле, һәрьяклы үсеш алган, батырлык, чыныгу, яхшы физик әзерлек булырга тиеш.16000
-
3 март 2021 - 17:50«Яңарыш» үзәгендә FIT-5 программасы буенча дәрес узды Чара барышында хезмәткәрләр физик күнегүләрне башкару үзенчәлекләре һәм техникасы белән таныштылар.11400
-
2 март 2021 - 17:53“Туган тел – тере су чишмәсе” рәсем конкурсына йомгак ясалды Халыкара туган тел көненә багышланган бәйге туган телне белүгә кызыксыну уяту, патриотизм формалаштыру, шәхси һәм иҗади тормышка юнәлтелгән танып-белү эшчәнлеген активлаштыру максатыннан үткәрелде.10800
-
3 март 2021 - 16:19Бөгелмә районы 2 ел рәттән Уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды "Бөгелмә үзәген активлаштыру» проекты кысаларында тирә-юнь урамнарын төзекләндерү территориягә керү мөмкинлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.8900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика