Бөгелмә авазы

Бөгелмәләр - "Сәләт"тә

Чатырларда яшәү, белем бирү мәйданчыклары, мобиль экологик йорт, талантлы яшьләр - болар барысы да быелгы "Сәләт" форумын сурәтли торган символлар. «Сәләт» Халыкара яшьләр белем бирү форумы быел бишенче тапкыр үткәрелсә, Биләр музей-тыюлыгында фестивальгә нигез салынуга инде 20 ел вакыт узып киткән. Чара колачы белән узган елдагылардан калышмады. Мәсәлән, быел форумда...

Чатырларда яшәү, белем бирү мәйданчыклары, мобиль экологик йорт, талантлы яшьләр - болар барысы да быелгы "Сәләт" форумын сурәтли торган символлар. «Сәләт» Халыкара яшьләр белем бирү форумы быел бишенче тапкыр үткәрелсә, Биләр музей-тыюлыгында фестивальгә нигез салынуга инде 20 ел вакыт узып киткән.

Чара колачы белән узган елдагылардан калышмады. Мәсәлән, быел форумда катнашучылар саны 5 меңгә җиткән. Алар арасында фән олимпиадалары, төрле бәйгеләрнең җиңүчеләре - Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан җыелган 3500 укучы белән беррәттән, меңнән артык студент, чит илләрдән килгән 200гә якын милләттәшебез һәм күпсанлы кунаклар бар, шул исәптә 100 бөгелмәле дә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: