Бөгелмә авазы

Бөгелмәләр, салкын тидердегезме? Дөрес итеп туклансагыз, тизрәк терелерсез

Файдалы. Цитруслылар һәм яшел тәмләткечләр. С витамины һәм башка антиоксидантлар иммун һәм сулыш системасын ныгыта.

 

Чикләвек, майсыз ит. Майсыз тавык һәм сыер ите ашарга ярый. Әстерхан, фундук һәм кедр чикләвегенә өстенлек бирегез.Хайван һәм үсемлек аксымнары организмны энергиягә баета. Витаминлы эчемлекләр. Минераль су, үлән чәйләре, мүк җиләге морсы организмнан токсиннарны чыгара.
Зыянлы. Ипи һәм макарон. Углевод артып китү аркасында хәл китә, организмдагы матдәләр алмашы, шул исәптән, терелү процессы да тоткарлана. Майлы ризыклар (монда сөт ризыклары да керә). Майлар ашкайнату ферментларының активлыгын киметә, ашказаны ризыкны чак-чак кына эшкәртә. Ачы тәмләткечләр. Алар салкын тигән чорда борын, тамак һәм ашказанының лайлалы тышчасы өчен аеруча зыянлы.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: