Бөгелмә авазы

Бөгелмәләр пенсияне "ВКонтакте"дан белә алалар

Пенсия фонды халыкка интернет аша якыная. Россия Пенсия Фондының ТР бүлеге социаль челтәрләрдә, интернет-блог сервисларында гражданнар белән аралашу мөмкинлекләрен киңәйтә бара. Хәзер Татарстан халкы Пенсия фонды мәгълүматларын үзенә уңайлы юллар аша таба ала. Интернеттан файдаланучылар өчен РПФ ТР бүлеге Twitter, Fasebook һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә тәкъдим ителә. Ул битләрдә пенсия...

Пенсия фонды халыкка интернет аша якыная.
Россия Пенсия Фондының ТР бүлеге социаль челтәрләрдә, интернет-блог сервисларында гражданнар белән аралашу мөмкинлекләрен киңәйтә бара. Хәзер Татарстан халкы Пенсия фонды мәгълүматларын үзенә уңайлы юллар аша таба ала.
Интернеттан файдаланучылар өчен РПФ ТР бүлеге Twitter, Fasebook һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә тәкъдим ителә. Ул битләрдә пенсия тәэминаты мәсьәләләре буенча консультацияләр алырга, теләкләрне-тәкъдимнәрне калдырырга, шикаять белдерергә, яңалыклар тасмасына язылырга, пенсия системасындагы үзгәрешләр һәм яңалыклар белән танышып барырга мөмкин.
"Республикабыз халкына якынаю өчен үзара аралашуның алар өчен уңайлырак формаларын эзләргә һәм кулланырга тиешбез, - ди РПФ Татарстан Республикасы бүлеге управляющие Марсель Имамов. - Төрле яшьтәге кешеләр социаль челтәргә торган саен ешрак мөрәҗәгать итә, ә без, социаль юнәлешле оешма буларак, әлеге ресурсны ныклап файдаланырга тиеш".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: