Бөгелмә авазы

Бөгелмәләр паспортлы булдылар

Татарстан Республикасы көне һәм шәһәребезнең 235 еллыгы алдыннан Бөгелмәнең 14 яше тулган яшьләренә паспорт тапшыру тантанасы булып үтте. Бик тә әһәмиятле һәм күңелле бу чара 24 август көнне ЗАГС бинасында узды. Егет-кызларга мөһим документларны ЗАГС бүлеге начальнигы Илвира Сәгъдиева, "Единая Россия Яшь гвардиясе" Бөтенроссия оешмасы Бөгелмә җирле бүлеге штабы начальнигы...

Татарстан Республикасы көне һәм шәһәребезнең 235 еллыгы алдыннан Бөгелмәнең 14 яше тулган яшьләренә паспорт тапшыру тантанасы булып үтте.

Бик тә әһәмиятле һәм күңелле бу чара 24 август көнне ЗАГС бинасында узды. Егет-кызларга мөһим документларны ЗАГС бүлеге начальнигы Илвира Сәгъдиева, "Единая Россия Яшь гвардиясе" Бөтенроссия оешмасы Бөгелмә җирле бүлеге штабы начальнигы Алексей Мухалёв һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча белгече Гөлнара Хәмитова тапшырдылар.

Паспорт белән бергә укучыларга бүләкләр дә тапшырылды. Күренекле вакыйга уңаеннан яшьләрне залга җыелган әти-әниләре һәм якыннары да тәбрикләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: