Бөгелмә авазы

Бөгелмәләр, кайсы майонезны ашарга була?

Кибетләрдә сатыла торган майонезлар барысы да ашарга яраклымы?

 

Роскачество шуны тикшерде һәм майонезларның 80 проценты сыйфат стандартларына туры килми дип тапты. Роскачество Россиядә майлылыгы 67 процент булган, «Провансаль» дип атала торган майонезның 27 төр маркалысын тикшерде. Төп сыйфат критерийлары - ингредиентларның табигыйлеге, кислоталылык дәрәҗәсе, эмульсия тотрыклылыгы, шулай ук майонезның куелыгы. 16 маркада консервантлар табылган, бер марка кислоталылык буенча таләпләргә туры килмәгән, ә 13 җитештерүче майлылык дәрәҗәсен киметкән. Тулысынча ышанып ашарга яраклы 5 марка түбәндәгеләр: «Ряба», «Слобода», «Букет», Mr. Ricco, «Скит».

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: