Бөгелмә авазы

Бөгелмәләр, игътибар! Билетларны ­ике ай алдан алып куеп була

Ерак араларга йөри торган поездларга хәзер билетларны ике ай алдан алып куярга була. Пассажирларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатыннан, быел 11 декабрьдән башлап, ил эчендә йөри торган барлык поездларга, шул исәптән тагылма вагоннардагы урыннарга да билетны 60 көн алдан алып кую мөмкинлеге туа. Билетлар кассаларда да сатыла, "РЖД" ААҖнең рәсми...

 

Ерак араларга йөри торган поездларга хәзер билетларны ике ай алдан алып куярга була. Пассажирларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатыннан, быел 11 декабрьдән башлап, ил эчендә йөри торган барлык поездларга, шул исәптән тагылма вагоннардагы урыннарга да билетны 60 көн алдан алып кую мөмкинлеге туа. Билетлар кассаларда да сатыла, "РЖД" ААҖнең рәсми сайты аша да рәсмиләштереп була. "Билетларны яңача сата башлау, шулай ук пассажирлар йөртү, багаж алып бару тәртибе турындагы кагыйдәләр белән "РЖД" ААҖ рәсми сайтының "Пассажирам" дигән бүлегендә танышырга мөмкин",­ - дип хәбәр итә Россия тимер юллары җәмгыяте филиалы - Куйбышев тимер юлы Идел-Кама төбәге матбугат хезмәткәре Н. Селезнева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: