Бөгелмә авазы

Бөгелмәләр дүшәмбе киңәшмәсендә киңәшләшә

Кичә хакимият бинасының кече киңәшмәләр залында эшлекле киңәшмә узды. Аның эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов җитәкчелек итте. 18 апрель - шимбә өмәсе нәтиҗәлә-ре белән җирле торак-коммуналь хуҗалыгы, транспорт, юл хуҗалыгы һәм элемтә бүлеге җитәкчесе Михаил Конков таныштырды. Өмәдә 19 меңнән артык кеше катнашкан. Каты көнкүреш калдыклары полигонына...

Кичә хакимият бинасының кече киңәшмәләр залында эшлекле киңәшмә узды. Аның эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов җитәкчелек итте.
18 апрель - шимбә өмәсе нәтиҗәлә-ре белән җирле торак-коммуналь хуҗалыгы, транспорт, юл хуҗалыгы һәм элемтә бүлеге җитәкчесе Михаил Конков таныштырды. Өмәдә 19 меңнән артык кеше катнашкан. Каты көнкүреш калдыклары полигонына 175 тоннадан артык чүп-чар чыгарылган.
Чистарту эшләре дәвам итә, чираттагы өмә шимбә көнгә - 25 апрельгә билгеләнгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: