Бөгелмә авазы

Бөгелмәләр бәйгегә кушылыгыз!

Татарстан Республикасы "Роспотребнадзор" идарәсе, халыкның гигиеник аңлылыгын үстерү, мәгълүмати-агарту эшләрен камилләштерү һәм сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләренә кешеләрнең игътибарын җәлеп итү максатын күздә тотып, "Яшәү стиле - сәламәтлек!" дигән темага җор тел белән язылган гыйбарәләр (слоганнар) бәйгесе уздыра. Бәйгегә 21 мартта старт бирелде инде, ул 25 майга кадәр дәвам итәчәк. Бәйге...

 

Татарстан Республикасы "Роспотребнадзор" идарәсе, халыкның гигиеник аңлылыгын үстерү, мәгълүмати-агарту эшләрен камилләштерү һәм сәламәт яшәү рәвеше мәсьәләләренә кешеләрнең игътибарын җәлеп итү максатын күздә тотып, "Яшәү стиле - сәламәтлек!" дигән темага җор тел белән язылган гыйбарәләр (слоганнар) бәйгесе уздыра. Бәйгегә 21 мартта старт бирелде инде, ул 25 майга кадәр дәвам итәчәк.

Бәйге Бөтендөнья туберкулёзга каршы көрәш көне (24 март), Европа күләмендә иммунлаштыру атналыгы (апрельдә), Бөтендөнья сәламәтлек көне (7 апрель), СПИДтан вафат булганнарны искә алу көне (31 май), Бөтендөнья тәмәкесез бер көн (31 май), Наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы халыкара көрәш көне (26 июнь), Бөтендөнья гепатитка каршы көрәш көне (28 июль) кебек сәламәтлек проблемаларын киң яктырта торган даталарны колачлый һәм шуңа күрә дә "Яшәү стиле - сәламәтлек" дип атала һәм Татарстанда яшәүче бар халыкларның да игътибарын сәламәтлекне саклау кирәклеген, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруны күздә тотып оештырыла.

Республикабызда яшәүчеләрдән без "Яшәү стиле - сәламәтлек" ("Стиль жизни - здоровье!"), "Вакцинация - фәкать яклыйбыз" ("Вакцинация - только за!"), "Наркотикларга - юк!" ("Наркотикам - нет!") дигән темаларга слоганнар көтәбез.

Игътибар, интернеттан алынган материаллар бәйгегә кабул ителми!

Эшләрегезне kazankonkurs@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Хезмәтләр шулай ук Казан шәһәре, б. Красная урамы, 30 нчы йорт адресында һәм идарәнең территориаль бүлекләре белгечләре тарафыннан да кабул ителә (адреслары https://16.rospotrebnadzor.ru/325 сайтында). Материаллар белән бергә катнашучы кеше,үзе турында мәгълүматлар әйтеп, телефон һәм е-mail күрсәтеп, анкета да тутырып җибәрергә тиеш.

Конкурска йомгак 2016 елның 1 июненә кадәр ясалачак, мәгълүматлар Идарәнең рәсми сайтында "Защита прав потребителей" төркемендә "ВКонтакте" социаль челтәренең күрсәтеләчәк: https://vk.com/zpprpnrt. Җиңүчеләрне бүләкләр, Дипломнар көтә.

Бәйге һәм анкета турында тулырак мәгълүматны "Роспотребнадзор" идарәсе сайтыннан карагыз, шулай ук 8 (843) 238 -60-62 телефонына шылтырата, яисә Бөгелмә шәһәре, Ворошилов урамы, 4 адресында урнашкан территориаль бүлеккә мөрәҗәгать итә аласыз. Телефоннары: 4-16-07, 4-15-16.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: