Бөгелмә авазы

Бөгелмәләр булдыралар

Лаеш районының Никольская авылында "Каравон-2015" XXIII Бөтенроссия рус фольклоры фестивале булып узды. Анда безнең район данын Соколка мәдәният йортының "Сокольская курчаночка" фольклор ансамбле яклады. Алар жюрины әбиләр сандыгыннан алып кигән костюмнары белән хәйран калдырдылар. Безнең артистлар белән төшкән фотосессияләр рекорд куя. Биредә Бөгелмәнең кул осталары эшләре дә тәкъдим ителгән. Милли...

Лаеш районының Никольская авылында "Каравон-2015" XXIII Бөтенроссия рус фольклоры фестивале булып узды.
Анда безнең район данын Соколка мәдәният йортының "Сокольская курчаночка" фольклор ансамбле яклады. Алар жюрины әбиләр сандыгыннан алып кигән костюмнары белән хәйран калдырдылар. Безнең артистлар белән төшкән фотосессияләр рекорд куя. Биредә Бөгелмәнең кул осталары эшләре дә тәкъдим ителгән. Милли йортларда алар кулдан ясалган бичуралар, курчаклар, сәйләннән ясалган чәчәкләр саткан. Кул эшләрен күреп, Рөстәм Миңнеханов осталарга халык традицияләрен саклап калганнары өчен рәхмәт әйткән. Бөгелмәләр фестивальдән Дипломнар, бүләкләр белән кайтты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: